Psalms 63
1Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе. 2И Аллаһы, догамның ялвару авазларын ишет,дошманнар дәһшәтеннән гомеремне саклап кал!
3Явыз бәндәләрнең мәкерле ниятеннән,
яманнар өереннән яшер мине!
4Алар телләрен кылычтай үткерлиләр,
агулы сүзләрен уктай төбиләр.
5Курыкмастан, шулай һич көтмәгәндә
гаебе юк кешегә яшеренеп аталар.
6Бер-берсен явыз эшләргә этәрәләр,
яшерен ау-ятьмә куярга сүз куешалар,
«Моны кем күрсен?!» дип уйлыйлар.
7Гаделсезлек кылырга җыенып:
«Корган хәйләбез шәп!» – диләр.
Чыннан да, адәмнең күңелендә,
аның йөрәгендә нәрсә ятканын белерлек түгел.
8Әмма Аллаһы аларга Үзе башлап ук атар,
аларны җәрәхәтләр кинәттән.
9Усал телләреннән үзләренә үк зыян килер,
ә моны күргән кешеләр мыскыллап башын чайкар.
10Бөтен адәм заты куркып калыр –
Аллаһының эшләрен игълан итәр,
Ул кылган гамәлләрнең асылына төшенер.
11Тәкъва кеше, Раббыга сыенып, сөенеч табар,
барча саф йөрәкләр Аны данлар.
Copyright information for
TatIBT15