Psalms 64
1Җырчылар җитәкчесенә. Давытның җыр-мәдхиясе. 2И Аллаһы, Сион тавында яңгыраган мактау сүзләре – Сиңадыр;әйткән нәзерләребез Синең алда үтәлсен!
3Син – дога сүзләрен ишетүчедер!
Бар кеше Синең каршыңа килер.
4Гөнаһ эшләрем хәттин ашты,
әмма Синдер безнең гөнаһларны ярлыкаучы.
5Бәхетледер фәкать шул кеше,
кайсын Син, сайлап, Үз хозурыңа якынайтасың –
ишегалларыңда яшәтәсең.
Йортыңның – мөкатдәс ханәңнең игелекләрен
безгә насыйп итсәң иде.
6И Аллаһы, безнең Коткаручыбыз!
Дәһшәтле эшләрең белән Син безгә җавап бирәсең –
коткарасың безне.
Җир йөзенең төрле почмагында,
ерак диңгез артларында яшәүчеләрнең
бар өмете фәкать Синдәдер.
7Көч-кодрәтең белән билеңне буып,
Син тауларны үрә торгыздың.
8Диңгезләр гөрелтесен, дулкыннар шавын,
халыклар фетнәсен бастыручы – Син ул!
9Дөньяның кырый-чикләрендә яшәүчеләр
Синең илаһи галәмәтләреңне күреп курку кичерер,
көнчыгыш тарафтан көнбатышкача халыклар Сиңа
сөенечле җырларын җырлар.
10Син, җирне кайгыртып,
аның сусавын басасың, бәрәкәтен арттырасың –
Аллаһының дәрьясы суга мулдыр;
игеннәрне үстерергә җирне әзерләп куясың:
11буразна араларына су агызасың,
туфракның кантарларын тигезлисең,
яңгыр сулары белән җирне йомшартып,
үсентеләргә фатихаңны бирәсең.
12Елны шулай бай уңыш белән төгәллисең:
эзең төшкән һәр җирдә муллык ташып тора,
13сахрадагы көтүлекләр яшеллеккә күмелә,
калкулыклар сөенечкә төренә,
14утлап йөргән терлек белән болыннар чуарлана,
үзәннәр иген белән каплана –
тирә-якта бөтен нәрсә тантана итә, җыр суза.
Copyright information for
TatIBT15