‏ Psalms 65

Җырчылар җитәкчесенә. Җыр-мәдхия.

1Шатланышып Аллаһыны мактагыз, әй бөтен җир йөзе әһелләре!
2Аның исемен данлап җырлагыз,
шөһрәтенә мактау яудырыгыз!
3Әйтегез Аллаһыга: «Кылган гамәлләрең никадәр дәһшәтле!
Көч-кодрәтеңнең чиге юк!
Каршыңда дошманнарың тез чүгә, – диегез. –
4Бөтен җир йөзе Сиңа сәҗдә кыла,
Сиңа, Синең исемгә мәдхияләр җырлый».

5Әй, килегез, Аллаһының гамәлләрен күрегез,
нинди дәһшәтле эшләр башкарды Ул адәм угыллары күз алдында:
6диңгезне коры җиргә әверелдерде –
елганы халык җәяүләп кичте
Карагыз: «Чыгыш», 14-15; «Ешуа», 3.
;
Аның алдында куаныштык без шунда!
7Кодрәте белән Ул мәңге хакимлек итә,
үткер күз карашы халыкларны күзәтеп тора –
фетнәчеләр баш калкытырга кузгалмасыннар да!

8Әй халыклар, Аллабызга мактау-шөкерләр юллагыз,
мактау сүзләрегез яңгырап торсын!
9Ул гомеребезне саклап калды,
аягыбызга таеп китәргә бирмәде.
10Син безне сынадың, и Аллаһы,
көмешне чистарткан кебек эретеп сынадың.
11Безне ау ятьмәләренә керттең,
җилкәбезгә авыр йөкләр күтәрттең,
12адәми затны баш өстебезгә менгердең,
безне утлар, сулар аша уздырдың,
әмма соңра безне иреккә чыгардың.

13 14Корбаннар яндырырга йортыңа килермен,
казалы чагымда иреннәремнән түгелгән,
телемнән төшкән нәзерләремне Синең алда үтәрмен;
15корбанлыкка тук-симез мал, үгез бозау, кәҗә тәкәсе китерермен,
кучкар маен көйрәтермен.

16Әй сезләр, Аллаһыдан куркучы
вә Аны хөрмәт итүчеләр, тыңлагыз!
Аллаһының минем хакка кылган изге эшләрен бәян итәмен.
17Үз авызым белән чакырып дәштем мин Аңа,
телемнән Аны күкләргә күтәреп мактадым.
18Күңелемдә берәр яман уй саклаган булсам,
Раббы минем ялваруымны ишетер идеме соң?!
19Әмма Аллаһы мине ишетте,
догам авазларына колак салды.
20Аллаһыга мактау-шөкерләр яусын! –
Ул минем догамны кире какмады,
мәрхәмәтеннән мәхрүм итмәде.
Copyright information for TatIBT15