Psalms 66
1Җырчылар җитәкчесенә: кыллы уен коралларында. Җыр-мәдхия. 2И Аллаһы, миһербанлы бул безгә,мөбарәк фатихаңны юлла,
йөз нурың белән балкыт безне!
3Җир йөзендә хак юлың мәгълүм булсын,
бар халыкларга Коткаручы икәнең беленсен.
4И Аллаһы, халыклар Сиңа рәхмәтләрен юлласын,
бар халыклар Сиңа шөкраннар кылсын!
5Кавемнәр куанышсын, сөенсен,
чөнки һәр кавемгә Синең хөкемең гаделдер,
җир йөзендәге бар халыкка Син хак юл күрсәтәсең.
6И Аллаһы, халыклар Сиңа рәхмәтләрен юлласын,
бар халыклар Сиңа шөкраннар кылсын!
7Җир үзенең җимешен бирсен,
Аллаһы, Аллабыз, безне мөбарәк кылсын!
8Аллабыз безне фатихаласын!
Дөньяның һәр тарафында Аңардан куркып,
Аны хөрмәт итеп яшәсеннәр!
Copyright information for
TatIBT15