Psalms 69
1Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе. Раббы Алла минем хакта онытмасын дип язылган. 2И Аллам, коткар мине!Ярдәмең белән ашык, и Раббым!
3Җаныма кул сузучылар оятка калсыннар, хур булсыннар,
миңа зарар-зыян китерергә теләүчеләр, мәсхәрә ителеп,
берсе калмый артка чигенсеннәр.
4Ихи-хи-хи, дип миннән көлүчеләр,
рисвай калып, кире борылсыннар.
5Ә барча Сиңа йөз тотучылар
куанышып күңел ачсыннар,
«Аллаһы бөектер!» дип тәкрарласын
коткарганың өчен Сине сөючеләр.
6Мин исә бичара бер фәкыйрьмен.
И Аллам, ярдәмең белән ашык!
Син – миңа Ярдәм итүче, мине Коткаручы!
Соңгара күрмә, и Раббым!
Copyright information for
TatIBT15