Psalms 7
1Беньямин ыругыннан Куш исемле кеше кылган эшләр хакында Давытның Раббыга әйткән кайгы җыры. 2Сиңа сыенамын, и Раббы Аллам!Барлык эзәрлекләүчеләрдән коткар мине, азат ит!
3Юкса алар мине арысландай ботарлар, өзгәләп ташлар,
һәм беркем мине коткармас.
4– 5И Раббы Аллам!
Әгәр мин ялгыш гамәл кылган булсам:
кулларымны хаксыз эшкә сузсам,
дус кешемә яманлык эшләсәм,
дошманыма сәбәпсез явызлык тели калсам,
6шул чакта дошманым мине эзәрлекләсен,
куып җитеп җиргә салып таптасын,
намусымны туфрак белән бутасын.
7Дәһшәтең белән күтәрел, и Раббы!
Дошманнарым фетнәсенә каршы чык!
Хөкемеңне оештыр, минем хакка уян!
8Халыклар, килеп, Синең тирәңә җыелсын,
һәм Син алар өстеннән югарыга ашып утыр!
9Халыкларны хөкем кыл, Раббы,
миңа да хөкемеңне чыгар –
тәкъва һәм гаепсез булуымны расла!
10Акыл вә күңелләрне сынаучы и гадел Аллаһы!
Явызларның явызлыгын туктат,
тәкъваларга ныклык бир Син!
11Аллаһы – минем калканымдыр,
пакь, туры күңелләрне яклаучыдыр.
12Аллаһы – гадел Хөкемче,
көн дә хак карарын чыгаручы.
13Дөрес юлга кайтмаса яманнар,
кылычын Аллаһы үткенләп кайрар, ук-җәясен корып куяр.
14Аның үлем коралы әзер,
утлы булыр атар уклары.
15Шулай яман кеше явызлыктан буаз калыр,
йөге аның афәт булыр,
ул үзенә ялган тудырыр.
16Бүтәнгә дип казыган чокырына үзе барып егылыр.
17Аның явызлыгы үзенә әйләнеп кайтыр,
рәхимсезлеге үз башына төшәр.
18Хаклыгы өчен Раббыга рәхмәтләр укыйм,
Аллаһы Тәгалә исеменә дан җырлыйм!
Copyright information for
TatIBT15