‏ Psalms 71

Сөләйманның мәдхиясе.

1И Аллаһы, гаделлек вә хаклык сыйфатыңны
патшага – патшаның углына бүләк ит!
2Ул Синең халкыңны хаклык белән,
бичара мазлумнарыңны гаделлек белән идарә итсен.
3Таулар халыкка – бәрәкәт, рәхәтлек,
калкулыклар хаклык җиткерсен.
4Патша илдәге мазлумнарның хакын хакласын,
фәкыйрьләрнең угылларын коткарсын,
залимнәрне исә тар-мар итсен.
5Аның гомере, күктәге кояш вә ай гомередәй,
буыннан-буынга дәвам итсен.
6Яңа чабылган болын өстенә яуган яңгыр кебек,
туфракны дымландырган көчле яңгыр кебек килсен патша.
7Хакимлеге көннәрендә тәкъвалар чәчәк атсын,
ай нуры сүрелгәнче, илдә иминлек, муллык-бәрәкәт хөкем сөрсен.

8Хакимлеге җәелсен диңгездән-диңгезгәчә,
Фырат елгасыннан җир йөзенең очларынача.
9Чүлдәге кабиләләр тез чүксен каршысында,
дошманнары тузан яласын җиргә ятып.
10Таршиш вә утрау патшалары аңа ясак түләсен,
Шеба вә Себа патшалары бүләкләр китерсен.
11Барча патшалар сәҗдә кылсын каршысында,
барча кавемнәр аңа коллык итсен.

12Хактыр: ялварып-инәлеп торган фәкыйрьне,
яклаучысы булмаган мазлумны коткарыр ул.
13Юксыл-мескенгә, фәкыйрьгә мәрхәмәтле булыр,
мохтаҗның тормышын саклап калыр,
14җәбер-золымнан йолып алыр,
чөнки алар кадерледер аның өчен.

15Гомере озын булсын шундый патшаның!
Хәзинәсенә Шеба алтыннары аксын!
Аның хакына гел догалар кылып торсын халык,
көннең-көнендә хәер-фатихада булсын!
16Кырларда иген ишелеп уңсын,
тау итәкләрендә башаклар чайкалып торсын –
Ливан тавындагы кебек алар тук булсын;
шәһәрләрдә халык даладагы үлән санынча бихисап булсын.
17Патшаның исеме мәңге яшәсен,
даны кояш гомередәй озын-озак булсын;
исеме белән кавемнәр мөбарәк кылынсын,
халыклар аны бәрәкәт иясе дип атасын.

18Могҗизалы эшләрне тудыручы Раббы Аллага,
Исраилнең Алласына мактау-шөкерләр яусын!
19Шанлы исеме мәңге мөбарәк булсын,
бөтен җир йөзенә Аның дан-шөһрәте җәелсен!
Амин, амин!

20Ишай углы Давытның догалары шушында тәмамлана.
Copyright information for TatIBT15