Psalms 72
Өченче китап
Асафның мәдхиясе. 1Хактыр: Аллаһы Исраил халкына –күңеле саф кешеләргә игелекледер!
2Минем чак кына аякларым сөрлекмичә,
табаннарым таймыйча калган иде:
3яманнарның муллыкта яшәвен күреп,
мин ул тәкәббер кешеләргә көнләшеп карадым.
4Алар көчле, егәрле,
үлгәнче хаста күрмиләр.
5Кешеләр эшендә гамь йөртмиләр,
алар кебек иза чикмиләр.
6Шунлыктан аларны, зиннәтле муенса сыман,
тәкәбберлек, горурлык чолгап алган,
дорфалык исә алар өчен өс киеме кебек.
7Йөз-күзләрен май баскан аларның,
йөрәкләре ахмак ниятләр белән тулы.
8Мыскыллап, нәфрәт чәчеп сөйләшерләр,
эреләнеп, кешегә янарлар,
9күккә карап, дәгъва белдерерләр,
буш сүз белән җир йөзен тутырырлар.
10Халык та алар ягына авыша бара,
сүзләрен су урынына эчә.
11Әйтерләр яманнар: «Аллаһы каян белер икән?!
Аллаһы Тәгалә ничек белер икән?!»
12Менә шундый ул яман бәндәләр:
байлыкларын арттырып, дөньяда ваемсыз яшиләр.
13– 14«Көн саен газап чигеп,
һәр иртә җәза күреп,
юкка гына йөрәгемне мин пакь тоттым
һәм кулларымны, гаепсезмен дип, чисталап юдым».
15Әгәр шулай уйлаган булсам,
мин Синең халкың каршында хыянәтче булыр идем.
16Бу хакта мин күп уйландым,
әмма барыбер төшенә алмадым.
17Аллаһының мөкатдәс ханәсенә кергәч кенә,
яманнарны нәрсә көткәнен ачык аңладым.
18Әйе! Тайгак юлга бастырасың Син аларны,
һәлакәткә дучар итәсең.
19Алар көтмәгәндә, кисәк кенә юк булалар,
дәһшәт эчендәдер аларның азагы.
20Уянгач онытылган төш кебек ул яманнар:
Син кузгалуга, и Хуҗа-Хаким, алар күздән югалырлар.
21Йөрәгем уттай янган,
бөтен эчем әрнеп сызлаган
22ул заманнарда миңа акыл җитмәгән;
каршыңда мәхлук бер хайван кебек,
белексез, аңсыз булганмын мин.
23Алай да мин һәрвакыт Синең янәшәңдәдер,
Син мине уң кулымнан җитәкләп йөртәсең;
24үгет-нәсыйхәтләрең белән миңа туры юл күрсәтәсең,
мине данлы киләчәккә алып барасың.
25Синнән башка кемем бар минем күкләрдә?!
Җир йөзендә дә миңа бүтән һичкем кирәкми!
26Бәдәнем вә йөрәгем хәлсезләнеп калганда да,
Аллаһы – йөрәгемнең ныклыгы,
миңа насыйп ителгән гомерлек өлешем.
27Хактыр: Синнән ераклашкан адәм һәлак булачак;
Үзеңә хыянәт кылучыны Син юк итәчәксең.
28Аллаһыга якын булу – минем өчен бәхет ул!
Хуҗа-Раббы – минем сыену урыныдыр,
мин Аның бар эшләрен бәян итәмен!
Copyright information for
TatIBT15