‏ Psalms 76

1Җырчылар җитәкчесе Едутун өчен. Асафның мәдхиясе.

2Инәлү авазымны мин Аллаһыга юнәлтәмен,
мине ишетсен дип, Аңа ялварып дәшәмен.
3Кайгылы көндә мин Хуҗа-Хакимне эзлим,
җаныма юаныч таба алмыйча,
кулымны күккә сузып, төннәр уздырам.
4Рухым зәгыйфьләнгәндә, ыңгырашып,
Аллаһыны искә алам, Аның хакында уйланам.

5Син миңа күз йомарга ирек бирмисең,
җан газабыннан сүз әйтергә телем бәйләнә.
6Узып киткән ерак еллар,
борынгы заманнар турында уйланам.
7Төнге җырларымны искә төшерәм,
үз-үзем белән сөйләшәм,
күңелемдәге сорауларга җавап эзлим:
8«Хуҗа-Хаким безне бөтенләйгә ташлап киттеме?
Якты йөзен безгә бүтән ачмасмы?
9Мәрхәмәтен башка күрсәтергә теләмәсме?
Вәгъдәләрен инде тормышка ашырмасмы?
10Миһербанлыгын оныттымы?
Рәхим-шәфкатен ачудан йомып калдымы?»
11Шуннан соң мин эчемнән әйттем:
«Аллаһы Тәгалә инде уң кулын элеккечә эшкә җикми,
минем өчен бу – иң зур хәсрәт», – дидем.

12Мин Раббының эш-гамәлләрен истән чыгармам.
Әйе, борынгыда эшләгән могҗизаларыңны хәтердә саклармын,
13Синең барлык эшләреңне аңларга тырышырмын,
бөек гамәлләрең турында уйланырмын!

14И Аллаһы, юлың изгедер!
Аллаһыдай бөек тагын нинди илаһ бар?!
15Могҗизалар тудырган, халыклар арасында
кодрәтен таныткан Аллаһы Син!
16Син көчле беләгең белән Үз халкыңны –
Ягъкуб вә Йосыф угылларын коткардың.

17Сине күргәч, и Аллаһы,
су дәрьялары шөбһәләнеп чайкалды;
Сине күргәч, диңгез төпләре кайнап ташыды.
18Болытлар үзенең суларын бушатты,
күкләр гөмбер-гөмбер күкрәде,
төрле тарафка Синең утлы укларың очты.
19Күк эче гөрелтең белән тулды,
яшеннәр галәмне балкытты,
җир өсте калтырап тетрәнде.
20Синең юлың диңгез аша узды,
тирән суларны ерып үтте –
эзләрең күренмәслек иде.
21Халкыңны Син Муса вә Һарун куллары белән
көтү кебек алга әйдәп бардың.
Copyright information for TatIBT15