‏ Psalms 78

Асафның мәдхиясе.

1И Аллаһы, Синең биләмәгә чит халыклар хуҗа булды,
алар мөкатдәс йортыңны нәҗесләде,
Иерусалимне хәрабәгә әйләндерде.
2Колларыңның мәетен – күк кошларына,
тугрыларың җәсәден
Җәсәд – гәүдә.
җир ерткычларына биреп ашатты.
3Иерусалимнең әйләнә-тирәсендә кеше каны су урынына түгелде,
мәетләрне күмәргә каберче табылмады.
4Без күршеләребез каршында рисвай булдык,
бөтен әйләнә-тирәгә хур вә мәсхәрә ителдек.

5И Раббы, ачуың шулай кайчангача барыр икән? Мәңгегәме?
Кайчангача ярсуың ялкын кебек дөрләп торыр икән?
6Үч-җәзаңны Сине танымаучы халыкларга,
исемеңне телгә алмаган патшалыкларга каршы юнәлт!
7Чөнки шулар ашады Ягъкубның башын,
йортын шулар хәрабәгә әйләндерде.

8Ата-бабаларның гөнаһларын безнең өскә якма,
безгә тизрәк рәхим-шәфкатеңне юлла!
Юкса без тәмам зәгыйфьләнеп калдык.
9И Аллаһы, безнең Коткаручыбыз!
Данлы исемең хакына ярдәм ит безгә,
исемең хакына коткар безне,
гөнаһларыбызны кичер, гафу ит!

10Нигә әле чит халыклар:
«Кайда соң аларның Алласы?!» – дип көләләр.
Колларыңның түгелгән каны өчен үч алуың
бар халыкларга мәгълүм булсын,
һәм моны безнең күзләребез күрсен!
11Мәхбүсләрнең
Мәхбүс – тоткын.
аһ-зары хозурыңа барып ирешсен,
бөек кодрәтеңнең көч-гайрәте белән
үлемгә дучар ителгәннәрне коткарып кал!
12Сине мәсхәрәләгән күрше халыкларга
җиделәтә артыграк итеп кайтар, и Хуҗа-Хаким!
13Ә без, Синең халкың, утлавың сарыклары,
Сиңа мәңге рәхмәтләр укырбыз,
буын арты буын мактау сүзләре сөйләрбез!
Copyright information for TatIBT15