‏ Psalms 82

1Асафның җыр-мәдхиясе.

2И Аллаһы, дәшмичә сүзсез торма!
Битараф булма, и Аллаһы!
3Чөнки әнә дошманнарың дау куптара,
Сиңа нәфрәтлеләр баш калкыта.
4Халкыңа каршы мәкер коралар,
газизләреңә каршы киңәшмә җыялар.
5Такылдыйлар: «Тупланыйк!
Аларны халыклар исемлегеннән алып ташлыйк!
Исраил исеме мәңгегә онытылсын», – диләр.
6Алар шулай үзара сүз беркетеп,
Сиңа каршы берлек оештырганнар:
7болар – эдомиләр, исмәгыйлиләр, мәабиләр, һаҗәриләр,
8аммониләр, амалыкыйлар, пелештиләр
һәм дә Гәбал белән Сур халкы.
9 Ашшур халкы да аларга кушылган,
Лутның нәсел варисларына
Лутның нәсел варислары – аммониләр һәм мәабиләр.
куәт өстәгән.

10Боларга Син Мидьян халкына
Карагыз: «Хакимнәр», 6-8.

һәм Кыйшон инеше янында Сисера белән Ябингә
Карагыз: «Хакимнәр», 4-5.
эшләгәнне эшлә:
11Син аларны, Эн-Дор каласы янында кырып салып,
туфрактагы тирес кебек иттең.
12 13Ореб белән Зиебка, Зебах белән Салмунга нәрсәләр кылган булсаң,
бу илбашларына да шуны ук кыл,
чөнки алар: «Аллаһының утлауларын үзебезгә алыйк!» –
дип әйткән булганнар.
14И Аллаһы, Син аларны өермә эчендәге тузанны,
җил уңаена очкан саламны очырткандай туздырып ташла!
15Урманнарны көлгә әйләндергән ут кебек,
тау битләрен көйдергән ялкын кебек,
16давылың белән сыпырып ташла,
җил-өермәң белән өннәрен ал!
17Йөзләрен хурлык тамгасы белән каралт! –
Сине, Раббы, эзли башласыннар!
18Мәңге шулай хурлык, дәһшәт эчендә калсыннар,
рисвай булып юкка чыксыннар.
19Җир йөзендә Синең бердәнбер Аллаһы Тәгалә,
исемең Раббы икәнен төшенсеннәр!
Copyright information for TatIBT15