‏ Psalms 83

1Җырчылар җитәкчесенә: «Гиттит» көенә. Корах угылларының мәдхиясе.

2И Күкләр Хуҗасы Раббы, соклангыч та Синең торагың!
3И тере Зат булган Аллаһы,
җаным зарыгып көтә йортың ишегалдына керү мизгелен;
йөрәгем вә тәнем Сиңа сөенечле җырлар җырлый.
4И Күкләр Хуҗасы Раббы, патшам вә Аллам минем,
Синең мәзбәхең янында чыпчык та үзенә урын тапкан,
карлыгач та балалары өчен шунда оя корган.
5Бәхетледер Синең өеңдә яшәүче адәмнәр! –
Алар Сиңа мәңге мактау сүзләре яудырачак.
6Бәхетледер Синдә көч тапкан,
Аллаһы йортына сәфәр кылуны күңеленә беркеткән кеше!
7Коры үзән
Коры үзән… – Яһүд телендә әлеге гыйбарә «Бәкә үзәне» яисә «Егълау үзәне» дигәнне дә аңлатырга мөмкин.
буйлап үткәндә, зиярәтчеләр
Зиярәтче – изге җирләргә сәфәр кылучы.
аны чишмәләр үзәне итәр,
һәм анда мул итеп яңгырлар явар.
8Сионга Аллаһы хозурына баручылар юлда үзенә көч туплар.

9И Раббы, и Күкләр Хуҗасы Алла, догамны ишет!
И Ягъкуб Алласы, колак сал догама!
10И Аллаһы, калканыбыз безнең,
күзеңне төшер май сөрткән патшага!

11Йортың ишегалдындагы бер көн
башка җирдәге мең көннән хәерлерәк.
Аллаһы өенең бусага төбендә басып торуың
яманның чатыры түрендә яшәүдән яхшырак.
12Чөнки Раббы Алла – кояш һәм калкан ул!
Аллаһы – илтифат күрсәтүче, дан-шөһрәт вә бәрәкәт бирүче,
хак юлда йөргәннәрне игелегеннән мәхрүм итмәүче!
13И Күкләр Хуҗасы Раббы, Сиңа сыгынучылар нинди бәхетле!
Copyright information for TatIBT15