‏ Psalms 84

1Җырчылар җитәкчесенә. Корах угылларының мәдхиясе.

2И Раббы, Син, Үз җиреңә миһербанлы булып,
Ягъкуб өммәтен яңадан тергезгәнсең.
3Халкыңның гаебен кичереп,
барлык гөнаһларын ярлыкагансың.
4Ачу-каһәреңне бер читкә куеп,
дәһшәт-ярсуларыңнан тыелгансың.

5И коткаручыбыз Аллаһы,
безне элекке хәлебезгә кайтар,
ачуланудан, каһәрләүдән тукта!
6Безгә шулай мәңге ачу тотарсыңмы?
Ачуыңны буыннан-буынга дәвам итәрсеңме?
7Инде безгә, халкың Синдә куаныч тапсын дип,
яңадан җан өрергә җыенмыйсыңмы?
8Мәрхәмәтеңне күрсәт безгә, Раббы,
коткарып кал безне!

9Раббы Алланың әйтер сүзенә колак салырмын,
чөнки Үз халкына, тугрылык саклаганнарга
иминлек вәгъдә итә Ул,
тик мәгънәсез юлларына кайтмасыннар гына.
10Хактыр: Аллаһыдан куркучыны Ул коткарыр, озакламас,
шул рәвешле Аның дан-шөһрәте безнең җирдә үзенә урын табар.

11Мәрхәмәт белән тугрылык очрашыр,
хаклык белән иминлек үбешер;
12җирдән тугрылык калкып чыгар,
күкләрдән хаклык түбән карап багар.
13Раббы бәрәкәткә киң юл ачар,
җиребез мул уңышын бирер.
14Хаклык Раббы алдыннан атлап барыр,
Аның өчен юл хәстәрләп куяр.
Copyright information for TatIBT15