Psalms 85
Давытның догасы. 1И Раббым, мине – фәкыйрь бер мазлумыңныишет һәм җавап бир!
2Җанымны саклап кал, и Аллам!
Чөнки мин Сиңа тугрымын.
Сиңа сыгынган колыңны коткара күр!
3– 4Мин көн саен Сиңа ялварып дәшәмен –
кызган мине, и Хуҗа-Хаким!
Җаным Сиңа юнәлгән –
тугры колыңның күңелен сөендер!
5Син, Хуҗа-Хаким, игелек вә бәхиллек ияседер,
Үзеңә инәлгәннәрнең барсына
чиксез мәрхәмәтеңне юллыйсың.
6Ишет догамны, и Раббым,
ялваруыма колак сал!
7Кайгылы көнемдә мин Сиңа дәшәм,
чөнки Син мине ишетүчедер.
8И Хуҗа-Хаким, илаһлар арасында Сиңа тиңнәр юк,
кылган эш-гамәлләреңә дә ишләр юк!
9Син бар иткән халыкларның һәммәсе, Хуҗа-Хаким,
Сиңа килеп табыначак,
исемеңә дан-хөрмәт белдерәчәк!
10Чөнки Син – бөек, могҗизалар тудыручысың!
Син – Аллаһы, бары Син генә!
11И Раббым, мине хак юлыңа күндер –
шул хакыйкатең юлында йөрермен.
Йөрәгем бөтен барлыгы белән исемеңне хөрмәт итсен.
12И Хуҗа-Хакимем, и Аллам,
бар күңелемнән Сиңа рәхмәтләр укырмын,
гомер бакый исемеңне данлармын!
13Чөнки миңа кылган мәрхәмәтең ифрат зурдыр:
җанымны Син үлеләр дөньясы төпкеленнән йолып алдың.
14И Аллам, тәкәбберләр миңа каршы аякландылар,
Сине бар дип тә белмәүче залимнәр өере җанымны кыярга җай эзли.
15Син, Хуҗа-Хакимем, – рәхимле вә миһербанлы,
сабыр-түзем, үтә мәрхәмәтле, тугрылыклы Аллаһы.
16Күзеңне төшер дә кызган мине,
мин колыңа көч-ныклык бир,
Синең колың булган хатын-кызның углын бәладән коткар!
17Мине якын күрүеңнең берәр билгесен күрсәтче!
Син, Раббым, ярдәм кулыңны сузып мине юаткач,
миңа нәфрәт саклаучылар хурлыкка калсыннар.
Copyright information for
TatIBT15