Psalms 86
1Корах угылларының җыр-мәдхиясе. 2Иерусалимне Ул изге таулар өстенә корган.Ягъкубның барлык шәһәрләреннән
артыграк ярата Раббы Сион капкаларын.
3Мактаулар күп әйтелә синең хакта, Аллаһы каласы!
4Раббы әйтте:
«Раһаб ▼
▼ Раһаб – биредә: Мисыр.
белән Бабил Мине танып белүчеләр дип исәплим.Әнә, Пелешет, Сур һәм Хәбәшстан шунда ▼
▼ …шунда… – Ягъни Иерусалимдә.
туган».5«Һәммәсе шунда туган», –
дип әйтер кешеләр, Сионны телгә алып.
Аллаһы Тәгалә аны Үзе ныгыткандыр.
6Халыклар исемлеген төзегәндә, Раббы һәр халык турында:
«Монысы да шунда туган!» – дип язар.
7Җырчылар, биючеләр беравыздан:
«Тормыш чыганагым Синдәдер!» – диярләр.
Copyright information for
TatIBT15