Psalms 88
1Эзрах нәселеннән булган Эйтанның нәсыйхәте. 2Мәрхәмәтеңә, и Раббым, мәңге дан җырлаячакмын,авызым Синең тугрылыгыңны буыннан-буынга игълан итеп торачак.
3Белеп әйтәм: мәрхәмәтең мәңгелек итеп яратылган,
тугрылыгың күкләргә күтәреп куелган.
4Син әйттең: «Сайлаган кешем –
Давыт колым белән килешү төзедем, ант эчтем:
5„Нәсел варисларың мәңге дәвам итәчәк,
буыннан-буынга тәхетле булачак!“» – дидең.
6И Раббы, күкләрдә – могҗизалы эшләрең,
фәрештәләр ▼
▼ …фәрештәләр… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: изгеләр.
җыенында тугрылык сыйфатың мактала.7Юкса күкләрдә Раббыга кем иш була алыр?!
Илаһи затлардан ▼
▼ Илаһи затлардан… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: Аллаһы угылларыннан.
кем Аңа тиңләшер?!8Аллаһы дәһшәтледер фәрештәләр җыенында,
янәшәсендәгеләрнең һәммәсеннән дәһшәтлерәк Ул.
9И Раббы, Күкләр Хуҗасы Алла!
Синдәй кодрәтле тагын кем бар?!
Тирә-ягыңны тугрылык сарып алган.
10Син ярсулы диңгезләр өстеннән хакимлек итәсең,
кубарылып чайкалган дулкыннарны тынычландырасың.
11Син Раһабны ▼
▼ Раһаб – борынгылар күзаллаганча, явызлык һәм җимергеч көчне белдерә торган диңгез аждаһасы.
өзгәләп ташладың;көчле кулың белән дошманнарны куып тараттың.
12Күкләр Синеке, җир дә Синеке!
Дөньяны һәм андагы бар нәрсәне Син яраттың;
13төньякны вә көньякны бар иттең;
Тавор вә Хәрмун таулары сөенеп исемеңне тәкрарлый.
14Беләгең ныктыр, кулың көчле,
уң кулың югары күтәрелгән.
15Хаклык вә гаделлек – тәхетеңнең нигезедер;
мәрхәмәт вә тугрылык – Синең юлдашың.
16И Раббы, шатлык авазларын ишеткән халык бәхетледер!
Ул Синең нурлы йөзең яктысында йөрер,
17көннәр буе исемеңне телгә алып сөенер,
хаклыгыңа таянып югары күтәрелер.
18Чөнки Син – халкыңның көч-куәт бизәгедер;
безгә күрсәткән илтифатың белән башыбызны ▼
▼ …башыбызны… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: мөгезебезне.
югары чөябез.19Безнең калканыбыз – Раббыдан, патшабыздан,
Исраилнең изге Алласыннан.
20– 21Үзеңнең тугры бәндәләреңә иңдергән вәхидә ▼
▼ Вәхи – Аллаһы тарафыннан пәйгамбәр күңеленә салынган хәбәр. Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: Аллаһыдан иңгән күренеш.
Син:«Мин, халкым арасыннан бер гаярь сугышчыны –
колым Давытны сайлап алып,
аңа ярдәм иттем, аны югары күтәрдем,
изге маем белән майладым.
22Кулым аңа таяныч булыр,
беләгемнән ул көч алыр, – дидең. –
23Дошман аны буйсындыра алмас,
залимнәр аңа золым кылмас.
24Аның бар дошманын үз күзе алдында орып салырмын,
үч-нәфрәт саклаучыны кырып юк итәрмен.
25Тугрылыгым, мәрхәмәтем аңа юлдаш булыр,
исемемне телгә алып, башын ▼
▼ …башын… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: мөгезен.
ул югары чөяр.26Аның кулын диңгезгәчә,
уң кулын елгаларга кадәр сузармын.
27„Син минем Атам, Аллам, коткаручы Кыяташым!“–
дип эндәшер ул Миңа.
28Ул Минем беренчел-өлкән углым булыр,
дөнья патшаларының иң бөегенә әверелер.
29Мәрхәмәтемнән аны беркайчан ташламам;
аның белән төзегән килешүем бозылмас.
30Аның нәсел орлыгы мәңге дәвам итәр,
тәхет еллары күктәге көннәр санынча булыр, – дидең. –
31Инде әгәр угыллары Канунымны боза калса,
Минем карарларны үтәмәсә,
32Кануным кагыйдәләренә хилафлык кылып,
боерыкларымны онытса,
33ул чакны Мин хөкемдар таягымны эшкә кушармын,
кылган җинаятьләре, гөнаһлары өчен,
бәрә-суга аларны кыйнармын, – дидең. –
34– 35Әмма мәрхәмәтемнән аларны барыбер аермамын,
тугрылыгыма, Килешүемә,
авызымнан чыккан сүз-вәгъдәләремә хыянәт итмәмен.
36Бервакыт мөкатдәс исемем белән ант иттем бит Мин:
„Давытка һич ялганламам“, – дип әйттем.
37Давытның нәсел орлыгы мәңге дәвам итәр,
тәхете дә, кояш кебек, хозурымда булыр,
38күкләрнең тугры шаһиты ай кебек,
мәңге шулай нык торыр!» – дидең.
39Әмма Син, Раббы, май сөрткән кешеңә сырт куйдың,
ачу-дәһшәтең белән аны читкә тибәрдең;
40колың белән төзегән килешүне юкка чыгардың,
аның таҗын җиргә ордың;
41бөтен дивар-ихаталарын җимердең,
кальга-калаларын хәрабәгә әйләндердең.
42Үтеп барган һәркем аны талый-туный,
күршеләр алдында ул мәсхәрәгә калды.
43Аңа каршы дошманнарга кул күтәрергә ирек куеп,
Син аларның барчасын да сөендердең.
44Кылычының йөзен кайтардың,
яу кырында аңа булышмадың;
45мәһабәтлеген тоныкландырдың,
тәхетен җиргә аудардың;
46аның яшьлек көннәрен кыскарттың,
үзен мәсхәрәгә урадың.
47И Раббы, кайчангача ачу-ярсуың уттай дөрләр,
кайчангача бездән яшеренеп торырсың?
48Гомеремнең кыскалыгын онытмасаң иде.
Фани тормыш өчен генә бар иттеңме адәм баласын?
49Бармы, дөньяда яшәп, үз үлемен күрмәгән,
җанын үлеләр аймагыннан коткарып калган кеше?!
50И Хуҗа-Хаким, кайда Синең әүвәлге мәрхәмәтең?
Син бит Давытка тугры булырга ант иттең.
51– 52И Хуҗа-Хаким, кол бәндәләреңнең мәсхәрә ителүен,
халык-кавемнәрнең мыскыллы сүзләрен йөрәгемдә йөртүемне,
дошманнарыңның, и Раббы, ачы телләнүен,
май сөрткән затыңның һәр адымын яманлавын оныта күрмә.
53Раббыга мәңге-мәңге мактау-шөкерләр яусын!
Амин, амин!
Copyright information for
TatIBT15