‏ Psalms 9

1Җырчылар җитәкчесенә: «Углының үлеме» көенә. Давытның мәдхиясе.

2И Раббым, бөтен йөрәгемнән Сиңа рәхмәтләр укыйм,
кылган барлык могҗизалы эшләреңне бәян итәм.
3Синең өчен сөенеп, и Аллаһы Тәгаләм, итәмен тантана,
исме шәрифеңә мәдхияләр җырлыйм.

4Кире чигенгәндә, минем дошманнарым
абынып һәлак булды Синең алда.
5Син, гадел хөкемче тәхетендә утырып,
минем хак дәгъвамны якладың.
6Халыкларга Син дәһшәтеңне күрсәттең,
яманнарны юк иттең, хәтердән мәңгегә җуйдырдың.
7Дошманнарым тәмам кырылып бетте,
Син хәтта аларның исемнәрен юкка чыгардың,
шәһәр-калаларын хәрабәгә әйләндердең.

8Раббының хакимлеге мәңгелектер,
хөкем ясар өчен корган Ул Үз тәхетен.
9Дөньяны Ул хаклык белән хөкем итәр,
халыкларга чыгарган карары гадел булыр.
10Изелгәннәр өчен Раббы – яклау йорты,
авыр чакларында – сыену урыны.
11Исемеңне күңелдә саклаучылар, и Раббы, Сиңа өмет баглар,
чөнки нурлы йөзеңне эзләүчене Син кире какмыйсың.

12Мәдхияләр җырлагыз Сионда утырган Раббыга,
кылган эшләрен игълан итегез халыкларга.
13Чөнки түгелгән кан өчен хисап алучы,
мазлумнарның
Мазлум – рәнҗетелгән, түбәнсетелгән зат.
аһ-зарларын истә тотучы Ул.

14Кызган мине, и Раббым!
Нәфрәт саклаучылардан газап чигүемне күрсәң иде дә
үлем капкасыннан ераграк кылсаң иде!
15Шулчак Сион капкалары төбендә, мине коткаруыңа сөенеп,
Сиңа булган мактау сүзләремне сөйләр идем!

16Казыган чокырларына халыклар үзләре төште,
аяклары үзләре куйган ау тозагына эләкте.
17Раббы Үзен гадел хөкеме белән танытты:
яманнар үзләре корган тозакка капты.

18Яманнар – Аллаһыны оныткан бар халыклар –
үлеләр аймагына китәчәк.
19Фәкыйрь-юксыл исә бөтенләйгә онытылмаячак,
мазлумның өмете бөтенләйгә өзелмәячәк.
20И Раббы, күтәрел!
Адәм баласы өстенлек алмасын,
халыклар Синең каршыда хөкем ителсен!
21И Раббы, дәһшәтеңне күрсәт халыкларга,
алар бары тик бәндәләр генә – шуны белсеннәр!
22И Раббы, нигә Син читтә торасың,
кайгы-хәсрәт килгәндә, ник бездән яшеренәсең?
23Яман бәндә, тәкәбберләнеп, мазлумнарны эзәрлекли.
Их, үзе төшсә иде үз тозагына!
24Ул, теләгемә ирештем, дип мактаныр,
ачкүзле бәндә Раббыны сүгәр, Аны яманлар.
25Яман бәндә, эреләнеп, Раббыга йөз тотмас,
аның уйларында Аллаһы өчен урын табылмас,
26һәр эшендә ул уңыш казаныр,
Синең карар-кануннарыңны аңлаудан ерак торыр,
дошманнарыннан көлепме көләр.
27Күңеленнән әйтер: «Мин тетрәнмәм!
Һичкайчан авыр хәлгә төшмәм!»
28Авызы тулган аның ләгънәт, мәкер-ялган, янау белән –
яманлык вә бозыклыктыр тел төбендә.
29Йорт-кура артына посып, гаепсезне сагалар ул,
аулакта очратып, мескеннең җанын кыяр.
30Бичараны эләктереп алыр өчен,
өнендәге арыслан кебек, яшеренеп сагалап торыр,
аннары, ау ятьмәсенә эләктереп, өстерәп алып китәр.
31Мескен бәндә, чарасыздан урталай бөгелеп,
әнә шулай көчленең тырнагына кабар.
32Яман кеше үзалдына:
«Аллаһы кылмышларыбызны оныткан,
йөзен-күзен каплаган һәм берни күрмәгәндер», – дияр.

33И Раббы, күтәрел!
Кулыңны суз, Аллаһы!
Онытма бичара мазлумнарны!
34Ни өчен яман кеше Аллаһыны санламый,
«Ул миннән хисап сорамас!» дип уйлый?
35Әмма Сиңа барысы да мәгълүмдер,
җәбер-золым, кимсетүне күреп торасың,
кимсетелгәннәргә ярдәм кулы сузасың.
Мескен кеше үзен Синең иркеңә тапшыра:
үксез-ятимнең яклаучысы бары Син!
36Көч-егәрен сындырып ташла яманнар вә явызларның,
эзе калмасын яманлыкларының!
37Раббы – мәңгедән-мәңгегә патшадыр,
мәҗүси халыклар Аның җиреннән юкка чыгар.
38И Раббы, мазлумнарның теләкләрен Син ишетәсең,
йөрәкләренә дәрман өстисең,
аларны колак салып тыңлыйсың.
39Җирдәге адәмнәр бүтән янамасын дип,
ятим вә изелгәннәрнең хакын хаклыйсың.
Copyright information for TatIBT15