Psalms 90
1Аллаһы Тәгалә яклавындагы кешекодрәтле Затның ышыгында урын табар.
2Раббыга әйтер ул:
«Сыену урыным, кальгам-ныгытмам,
өмет баглаган Аллам – Синдер».
3Раббы сине аучы тозагыннан да,
үләт зәхмәтеннән дә коткарыр;
4сине канатлары астына алып каплар,
шунда сыенып хәвефсез яшәрсең.
Аның тугрылыгы синең өчен калкан, кальга дивары булыр.
5– 6Төнлә ябырылып килгән дәһшәт тә,
көн яктысында очкан уклар да,
караңгыга төренеп йөри торган үләт зәхмәте дә,
көндезен кырган мур да куркыта алмас сине.
7Янәшәңдә – мең кеше,
уң тарафыңда ун мең кеше кырылып ятса да,
сиңа үлем янамас.
8Яман бәндәләрдән үч алынуын
син читтән торып тамаша кылырсың.
9Сыену урыным – Раббыда!
Ышыклыгың Аллаһы Тәгаләдә булганга,
10синең башыңа явызлыклар төшмәячәк,
чатырыңа афәтләр якынлашмаячак.
11Чөнки һәр йөргән юлыңда сине сакларга дип,
Үзенең фәрештәләренә Ул боерык биргән.
12Юл ташына абынып егылмассың:
фәрештәләр сине кулларына күтәреп алыр.
13Син арыслан вә зәһәр еланнар өстенә басып үтәрсең,
яшь арыслан вә аждаһаларны таптап изәрсең.
14«Мине сөйгән затны Мин коткарырмын,
исемемне күңелдә йөрткәне өчен,
аның яклаучысы булырмын, – дияр Раббы. –
15Ул мине дәшеп чакырыр,
һәм Мин аңа җавап бирермен,
кайгылы чагында янында булырмын,
коткарып, аны данга күмәрмен;
16гомерен озын кылып,
коткару бүләк итәрмен!» – дияр.
Copyright information for
TatIBT15