‏ Psalms 92

1Раббы – патшадыр!
Мәһабәтлеккә төренгән Ул,
билен кодрәт путасы белән буган,
дөньяны какшамаслык итеп нык корган.
2Тәхетең Синең – әзәлдән,
Син Үзең дә әзәлдәндер!

3Дәрьялар шаулый-гөрли, и Раббы,
дәрьялар шаулап гөрелди,
дулкыннарын югары чөя.
4Әмма биектәге Раббы дәрья-диңгез гөрелтесеннән,
ярсулы сулар ташкыныннан күп мәртәбә көчлерәк.

5Синең күрсәтмәләрең, и Раббы, ышанычлы!
Изгелек – йортыңның мәңгелек бизәгедер!
Copyright information for TatIBT15