‏ Psalms 93

1И Раббы, үч алучы Аллаһы,
Үзеңне күрсәт, үч алучы Аллаһы!
2Калык, җир йөзенең Хөкемчесе,
тәкәбберләргә хак җәзаңны бир!
3Яманнар кайчангача, и Раббы,
яманнар кайчангача тантана итәр икән?
4Аларның авызыннан һавалы сүзләр бөркелә,
бозыклык эшләгән һәркем мактала.
5И Раббы, халкыңны җәбер кыла,
Син сайлаган халыкны кыерсыта алар.
6Толны, читтән килгәнне бугазлыйлар,
үксезләрнең җанын кыялар.
7Алар: «Раббы күрми,
Ягъкуб Алласы берни дә белми», – дип уйлый.
8Әй ахмаклар, акылыгызга килегез!
Әй наданнар, кайчан акыл керер икән сезгә?
9Колакны бар иткән ишетмәс дисезме?!
Күзне яраткан күрмәс дисезме?!
10Халыкларны җәзага тартучы,
кешегә акыл өйрәтүче сезне фаш итмәс дисезме?!
11Раббы адәм баласының ниятләрен белә,
алар буш, мәгънәсездер.

12Бәхетледер, и Раббы, Синнән акыл өйрәнгән,
Кануның кагыйдәләрен үзләштергән кеше!
13Син аны афәтле көндә дә саклап яшәтәсең,
яманнарга чокыр казылганчы, аны имин кыласың.
14 15Чөнки Раббы Үз халкын читкә какмаячак,
Үзенең милкен ташлап китмәячәк.
Хөкем эшләре гадел кылыначак,
һәм саф күңеллеләр моңа терәк булачак.

16Явызлар алдында мине кем яклар?
Бозыклар белән көрәштә янәшәмдә кем торыр?
17Раббым хәлемә кереп ярдәм итмәсә,
җаным күптән тынлык иленә күчәр иде.
18«Менә-менә аягым тайпылыр!» дигән чакларда
Синең мәрхәмәтең, Раббым,
мине егылудан саклап калды.
19Кайгы-хәсрәттән эчем тулып ташыса,
Син юатып, күңелем сөенеч белән тула.
20Кануннар чыгарып золым кылучы
явыз хөкемдарлар Сиңа якын булырмы?!
21Андыйлар тәкъва кешенең җанына
бөтен өерләре белән ташланалар,
гаепсезне үлемгә хөкем итәләр.
22Әмма Раббы – минем Кальгам-ныгытмам,
Аллаһы – мин сыену тапкан Кыяташтыр!
23Раббы Аллабыз ул бозык бәндәләргә
эшләренә бәрабәр җәзасын бирер,
кылган явызлыклары өчен кырып ташлар.
Copyright information for TatIBT15