‏ Psalms 94

1Килегез, сөенечле җырлар җырлыйк Раббыга,
коткаручы Кыяташыбызга шатланышып җырлыйк!
2Рәхмәтләребезне белдерергә хозурына ашыгыйк,
Аңа шатлыклы җырларыбызны багышлыйк!
3Чөнки Раббы – бөек Аллаһыдыр,
барлык илаһлардан өстен торучы олуг патшадыр!
4Җирдәге тирән упкыннар Аның кулында,
биек тау түбәләре дә Аның кул астында.
5Диңгез Аныкы, чөнки аны Ул яратты,
коры җирне дә Аның куллары бар итте.

6Килегез, баш иеп сәҗдә кылыйк каршысында,
иҗатчыбыз Раббы алдында тез чүгик!
7Чөнки Ул – безнең Аллабыз,
без исә – Аның кул астындагы халык,
Аның утлавындагы сарыклар.

Бүген Аның тавышына колак салсагыз иде:
8 9«Мерибадагы кебек –
теге чакны чүлдә, Массаһтагы кебек
Карагыз: «Чыгыш», 17:1-7; «Саннар», 20:1-13.

ата-бабаларыгыздай каты күңелле булмагыз.
Эшләгән эш-гамәлләремне күрә торып,
алар анда Мине сынадылар, тикшереп карадылар.
10Кырык ел буена Мин ул буыннан йөземне яшердем:
„Болар – күңелләре адашкан халык,
Минем хак юлымны белмиләр“, – дидем.
11Шул сәбәпле ачулы хәлемдә ант иттем:
„Алар Минем тыныч-имин урыныма
…тыныч-имин урыныма… – Ягъни Кәнган җиренә.
кермәячәк!“– дидем».
Copyright information for TatIBT15