‏ Psalms 98

1Раббы – патшадыр! –
Калтырансын халыклар!
Керубимнәр өстендәдер Аның тәхете. –
Тетрәнсен җир йөзе!
2Сиондагы Раббы – иң югары, иң бөек,
бар халыклардан өстен торучы!
3Бөек вә дәһшәтле исемеңне данласын алар,
чөнки Синең исемең изгедер.
4И гаделлек сөюче кодрәтле патша!
Син гадел хөкемне гамәлгә керттең,
Ягъкуб илендә гаделлек вә хаклыкка нигезләнгән эшләреңне күрсәттең.
5Олуглагыз Раббыны, безнең Аллабызны,
аяклары баскан урынга егылып, Аңа сәҗдә кылыгыз,
чөнки Ул изге-мөкатдәстер!

6Аның руханилары арасында Муса белән Һарун да бар иде,
Шемуил дә Аңа гыйбадәт кылучылардан иде.
Алар Раббыга дәшкәндә, Ул җавапсыз калмады:
7багана рәвешендәге болыт эченнән алар белән сөйләште,
төрле күрсәтмә-кагыйдәләр бирде,
һәм тегеләр шуларны үтәп килде.
8И Раббы Аллабыз, Син аларны җавапсыз калдырмый идең.
Кырын эшләре өчен җәза бирсәң дә,
аларны ярлыкаучы Аллаһы булдың Син.

9Олуглагыз Раббыны, безнең Аллабызны,
изге тавында Аңа сәҗдә кылыгыз!
Чөнки изгедер Раббы, безнең Аллабыз!
Copyright information for TatIBT15