‏ Revelation of John 1

1Тиздән нәрсә булырга тиешлеген Үзенең колларына күрсәтер өчен, Аллаһы тарафыннан Гайсә Мәсихкә бирелгән ачылыш. Ул аны Үзенең фәрештәсе аркылы җибәреп, колы Яхъяга белдерде. 2Яхъя Аллаһы сүзе һәм Гайсә Мәсих күрсәтеп сөйләгәннәр хакында, үзе күргән һәммә нәрсә турында шаһитлык бирә. 3Бу пәйгамбәрлек сүзләрен укучылар һәм тыңлаучылар, анда язылганнарны үтәүчеләр бәхетле, чөнки ул сүзләрнең гамәлгә ашу вакыты якын.

Иман итүчеләрнең җиде бердәмлеген сәламләү

4 5Яхъядан Асия өлкәсендәге иман итүчеләрнең җиде бердәмлегенә: хәзер Бар, Булган һәм Булачак Заттан
Карагыз: «Чыгыш», 3:14.
, Аның тәхете каршында торучы җиде рухтан, шулай ук Гайсә Мәсихтән сезгә мәрхәмәт вә иминлек булсын. Үлгәннәр арасыннан беренче булып терелеп торган Мәсих – тугры Шаһит, җирдәге патшаларның Башлыгы. Аңа, безне сөюче һәм гөнаһларыбыздан Үзенең каны белән азат кылып,
6безне патшалык һәм Атасы Аллаһыга хезмәт итүче руханилар иткән Гайсәгә дан һәм кодрәт мәңге-мәңгегә булсын. Амин.

7Менә, Ул болытларда килә
Карагыз: «Даниил», 7:13.
,
һәм Аны һәркем күрер.
Аны чәнчегән кешеләр дә күрерләр
Карагыз: «Зәкәрия», 12:10.
.
Җирдәге барлык халыклар
Аның алдында үкереп елар.
Шулай булачак. Амин.

8«Мин – Альфа һәм Омега
Альфа һәм Омега – грек әлифбасының беренче һәм соңгы хәрефләре. Бу сүзләр Аллаһы – һәммә нәрсәнең башы һәм ахыры дигәнгә ишарә итә. (Карагыз: 21:6 һәм 22:13.)
, – дип әйтә Раббы Аллаһы, – хәзер Бар, Булган һәм Булачак Зат, Чиксез кодрәт Иясе».

Адәм Углының Яхъяга күренүе

9Мин, сезнең белән бергә Гайсә өчен газап чигүләр, патшалыкны, чыдамлыкны уртаклашучы имандашыгыз Яхъя, Аллаһы сүзе һәм Гайсә хакында шаһитлык иткәнем өчен, Патмос дип аталган утрауга җибәрелгән идем. 10Раббының көнендә
Раббының көне – атнаның беренче көне, ягъни якшәмбе турында сүз бара дип аңларга мөмкин.
мине Рух чолгап алды һәм артымда быргыдан чыккандай көчле тавыш ишеттем.
11Ул болай диде: «Күргәннәреңнең барын да китап итеп язып, Эфес, Смурна, Пергәм, Түәтәйрә, Сәрдәйс, Филаделфея, Лаудикея шәһәрләрендәге җиде бердәмлеккә җибәр».

12Әйтүчене күрергә дип борылып карагач, мин җиде алтын шәмдәл күрдем. 13Ә шәмдәлләр арасында озын кием кигән һәм күкрәген алтын пута белән буган, адәм углына охшаган Берәүне
Карагыз: «Даниил», 7:13.
күреп алдым.
14Аның башындагы чәчләре ак йон кебек, кардай ак иде. Күзләре исә ут ялкыны кебек иде, 15ә аяклары мичтә кыздырган бакырдай ялтырый һәм тавышы шарлавык тавышына охшар иде. 16Уң кулында җиде йолдыз бар, авызыннан ике ягы да үткен кылыч чыгып тора
Карагыз: «Ишагыйя», 49:2.
. Йөзе бар көченә балкып торган кояштай иде!

17Мин Аны күргәч, үле кешедәй, аяклары алдына егылдым. Ул исә Үзенең уң кулын миңа тидереп, болай диде: «Курыкма! Мин – Беренче һәм Соңгы
Карагыз: «Ишагыйя», 44:6.
,
18һәм мәңге Теремен. Үлгән идем, ә менә хәзер мәңге-мәңге яшим. Үлем һәм үлеләр дөньясы ачкычлары Миндә. 19Шулай итеп, нәрсә күргәнеңне, хәзер нәрсә бар һәм моннан соң нәрсә буласын яз. 20Уң кулымда күргән җиде йолдызның һәм җиде алтын шәмдәлнең сере шунда: җиде йолдыз – җиде бердәмлекнең фәрештәләре һәм җиде шәмдәл – җиде бердәмлек ул».

Copyright information for TatIBT15