‏ Revelation of John 10

Язма төргәге тоткан фәрештә

1Шуннан соң мин күктән төшүче икенче бер кодрәтле фәрештәне күрдем. Ул болытка төренгән, ә баш өстендә яктылык боҗрасы бар иде. Аның йөзе кояш кебек, аяклары утлы багана сыман. 2Кулында ачылган кечкенә язма төргәге бар иде. Ул уң аягы белән диңгезгә, сул аягы белән җиргә басып, 3арысландай көчле тавыш белән кычкырып җибәрде. Ул кычкыргач, җиде күк күкрәү тавыш биреп, нәрсәдер әйттеләр. 4Җиде күк күкрәү әйтеп бетергәч, мин аны язарга ниятләдем. Әмма күктән килгән авазның: «Җиде күк күкрәүнең сөйләгәннәрен сер итеп сакла һәм язма», – дигәнен ишеттем.

5Ә диңгездә һәм җирдә басып торучы мин күргән фәрештә уң кулын күккә күтәрде 6һәм күкне, шулай ук анда булган һәрнәрсәне, җирне һәм анда булган һәрнәрсәне, диңгезне һәм анда булган һәрнәрсәне Булдырган мәңге-мәңге Яшәүче белән ант итте: «Тоткарлау бүтән булмаячак, 7җиденче фәрештә үзенең быргысын кычкыртырга әзер көнне, Аллаһы Үзенең колларына – пәйгамбәрләренә игълан иткәнчә, Аның сере гамәлгә ашкан булыр».

8Аннан соң инде моңарчы ишеткән, күктән килгән аваз тагын миңа әйтте: «Бар, диңгездә һәм җирдә торучы фәрештәнең кулыннан ачылган язма төргәген ал». 9Фәрештә янына килеп, миңа шул кечкенә язма төргәген бирүен үтендем. Ул миңа болай диде: «Аны алып аша. Ашказаныңда аннан әче булыр, әмма авызыңда балдай татлы булыр». 10Мин фәрештәнең кулыннан кечкенә язма төргәген алып ашадым. Авызымда ул балдай татлы булды, ләкин, ашап бетерүемә, ашказанымда аннан әче булды. 11Аннары миңа болай диделәр: «Син күп халыклар, милләтләр, телләр һәм патшалар хакында тагын пәйгамбәрлек итәргә тиешсең».

Copyright information for TatIBT15