‏ Revelation of John 12

Хатын һәм аждаһа

1Күктә бөек галәмәт күренде: кояшка төренгән хатын, аның аяклары астында ай, башында унике йолдызлы такыя иде. 2Хатын йөкле булып, бала тудыру газапларыннан һәм авыртудан кычкыра иде. 3Күктә тагын бер галәмәт күренде: җиде башлы һәм ун мөгезле кызыл төстәге зур аждаһа, аның һәр башында кечкенә таҗ иде. 4Койрыгы күк йолдызларының өчтән бер өлешен себереп, җиргә атты. Аждаһа бала табучы хатын алдына килеп басты. Хатын баласын табу белән, баланы кабып йотарга әзер иде ул. 5Хатын ир бала тапты. Ул барлык халыклар белән тимер таяк ярдәмендә хакимлек итәргә тиеш иде. Хатынның баласы Аллаһыга һәм Аның тәхете алдына тотып китерелде. 6Ә хатын чүлгә качты. Чүлдә аның өчен Аллаһы тарафыннан урын әзерләнеп, мең ике йөз алтмыш көн дәвамында аны хәстәрләп торырга тиешләр иде.

7Шунда күктә сугыш башланды: Микәил үзенең фәрештәләре белән аждаһага каршы сугышты. Аждаһа исә үзенең явыз фәрештәләре белән аларга каршы торды. 8Әмма аждаһа җиңелеп, аңа һәм фәрештәләренә инде күктә урын калмады. 9Бу зур аждаһа – иблис һәм шайтан дип аталган, бөтен дөньяны алдаучы борынгы елан – җиргә бәреп төшерелде. Аның белән бергә явыз фәрештәләре дә җиргә ыргытылдылар. 10Шуннан соң мин күктән көчле тавыш ишеттем:

«Менә Аллабызның коткаруы, кодрәте, патшалыгы
һәм Мәсихенең хакимлеге урнашты!
Аллабыз алдында көне-төне имандашларыбызны
гаепләүче бәреп төшерелде.
11Имандашларыбыз Бәрән каны
һәм шаһитлык сүзләре белән аны җиңделәр,
хәтта, үлемнән курыкмыйча,
үзләренең җаннарын аямадылар.
12Шуңа күрә, күкләр
һәм анда яшәүчеләр, куаныгыз!
Әмма җиргә һәм диңгезгә кайгы,
чөнки иблис, вакыты аз калганын белеп,
көчле ярсу белән сезгә төште!»

13Үзенең җиргә бәреп төшерелүен күргәч, аждаһа ир бала тудырган хатынны куа башлады. 14Бу еланнан качып, үзе өчен чүлдә әзерләнгән урынга очсын дип, хатынга зур бөркетнең ике канаты бирелде. Аны анда ел, ике ел һәм тагын ярты ел хәстәрләп торачаклар. 15Хатынны елга агызып китсен дип, хатын артыннан елан үзенең авызыннан су ташкыны агызды. 16Әмма җир, авызын ачып, аждаһа авызыннан аккан су ташкынын йотып, хатынга ярдәм итте. 17Аждаһа хатынга нык ярсып, Аллаһы әмерләрен үтәүче, Гайсә хакында шаһитлык бирүче аның калган балаларына каршы сугышыр өчен кузгалды.

18Аждаһа диңгез ярына барып басты.

Copyright information for TatIBT15