‏ Revelation of John 13

Диңгездән чыккан җанвар

1Шуннан соң мин диңгездән чыгып килүче ун мөгезле һәм җиде башлы җанварны күрдем. Аның мөгезләрендә ун таҗ, башларында көфер исемнәр язылган иде. 2Мин күргән җанвар капланга охшаган. Аяклары аюныкыдай, авызы исә арысланныкы кебек иде. Аждаһа аңа үзенең көчен, тәхетен һәм зур хакимиятен бирде. 3Башларының берсе үләр дәрәҗәдә яраланган иде, аннан соң ул ярасы төзәтелде. Бөтен җир гаҗәпкә калып, җанвар артыннан китте 4һәм җанварга шундый хакимият биргәне өчен, аждаһага сәҗдә кылды. Кешеләр: «Кем җанвар кебек була алсын һәм аның белән кем сугыша алсын?» – дип, җанварга да сәҗдә кылдылар.

5Җанварга тәкәбберләнергә һәм көфер сүз сөйләргә ирек куелды. Аңа кырык ике ай дәвамында хакимлек итү хокукы бирелде. 6Ул Аллаһыга каршы көфер сүзләр әйтә, исемен, яшәгән урынын һәм күктә яшәүчеләрне көферли башлады. 7Җанварга Аллаһының изге кешеләренә каршы сугышырга һәм аларны җиңәргә рөхсәт ителде
Карагыз: «Даниил», 7:21.
. Аңа һәр кабилә, һәр халык, һәр тел һәм һәр милләт белән хакимлек итү хокукы бирелде.
8Җирдә яшәгән һәм исемнәре Чалынган Бәрәннең Тормыш китабына дөнья яратылганчы язылмаганнарның һәммәсе шушы җанварга табыначак.

9Колагы булган ишетсен:

10Әсирлеккә төшәргә тиешле
әсирлеккә төшәчәк.
Кылычтан үләргә тиешле
кылычтан үләчәк
Карагыз: «Иремия», 15:2; 43:11.
.

Монда Аллаһы изгеләренең чыдамлыгы һәм иманы таләп ителә.

Җирдән чыккан җанвар

11Аннан соң җирдән чыгып килүче башка җанварны күрдем. Ике мөгезе дә бәрәннекенә охшаш булып, ул аждаһа кебек сөйли иде. 12Ул беренче җанвар исеменнән аның бар хакимияте белән эш итеп, җирне һәм анда яшәүчеләрне үлем ярасы төзәлгән беренче җанварга табындырды. 13Ул зур галәмәтләр күрсәтте, хәтта кешеләр алдында күктән җиргә ут яудыра иде. 14Беренче җанвар исеменнән эшләргә бирелгән галәмәтләре белән, җирдә яшәүчеләрне алдап, аларга кылычтан яраланып терелгән җанвар сынын ясарга кушты. 15Беренче җанварның сыны хәтта сөйли алсын һәм аңа табынмаган һәркем үлемгә тапшырылсын өчен, икенче җанварга ул сынга җан кертергә рөхсәт ителде. 16Икенче җанвар бар кешеләрнең, кечеләрнең һәм бөекләрнең, байларның һәм фәкыйрьләрнең, иреклеләрнең һәм колларның уң кулларына яисә маңгайларына тамга салдырды. 17Шушы тамгасы, ягъни җанвар исеме яки исеменең саны булмаган беркем дә сатып та ала алмады һәм сата да алмады.

18Монда зирәклек кирәк. Акылы булган кеше җанварның санын хисаплап чыгарсын, чөнки ул – кеше саны. Аның саны – алты йөз алтмыш алты.

Copyright information for TatIBT15