Revelation of John 14
Бәрән һәм йөз кырык дүрт мең кеше
1Шуннан соң мин менә нәрсә күрдем: Сион тавында Бәрән тора. Аның белән бергә маңгайларында Бәрән һәм Атасының исеме язылган йөз кырык дүрт мең кеше бар иде. 2Мин күктән шарлавык һәм көчле күк күкрәүгә охшаш бер тавыш ишеттем. Ул арфачылар арфада уйнаган тавышка да охшаш иде. 3Тәхет һәм дүрт җан иясе белән өлкәннәр алдында яңа җыр җырлыйлар иде. Җирдә яшәгәннәр арасыннан йолып алынган йөз кырык дүрт мең кешедән башка һичкем ул җырны өйрәнә алмады. 4Алар – бер тапкыр да хатын-кыз белән булмаган, шуның аркасында сафлыкларын саклап калган кешеләр. Бәрән кая барса, Шуның артыннан баралар. Алар кешеләр арасыннан йолып алынган, Аллаһыга һәм Бәрәнгә багышланган беренче кешеләр иде. 5Телләрендә ялган булмады, алар кимчелексез иде.Өч фәрештә
6Шуннан соң күк уртасыннан очып барган башка бер фәрештәне күрдем. Җирдә яшәүче һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка игълан итү өчен, мәңгелек Яхшы хәбәре бар аның. 7Ул көчле тавыш белән: «Аллаһыдан куркыгыз һәм Аны данлагыз, чөнки Аның хөкем сәгате килде. Күкне, җирне, диңгезне һәм чишмәләрне Булдыручыга табыныгыз!» – диде. 8Икенче фәрештә, аңа ияреп, болай диде: «Бөек Бабил җимерелде, җимерелде! ▼▼ Карагыз: «Ишагыйя», 21:9.
Ул барча халыклырга үзенең тыелгысыз фәхешлек шәрабын эчерткән». 9Аларга өченче фәрештә иярде һәм көчле тавыш белән болай диде: «Җанварга һәм аның сынына табынган, җанвар тамгасын кабул итеп, үзенең маңгаена яки кулына куйган кеше 10Аллаһының ачу касәсендәге ярсулы шәрабын, су кушылмаган шәрабын эчәчәк. Ул кеше изге фәрештәләр һәм Бәрән алдында ут белән күкерт эчендә газапландырылачак. 11Газаплау төтене мәңге-мәңгегә күтәреп торачак. Җанварга һәм аның сынына табынучы, аның исем тамгасын кабул итүче һәркем көндез дә, төнлә дә газаптан тынгы күрмәячәк». 12Моның өчен Аллаһының әмерләрен үтәүче һәм Гайсәгә иман итүче изге кешеләрнең түземле булулары кирәк. 13Мин күктән килгән тавыш ишеттем: «Яз: Шушы вакыттан башлап Хаким Гайсәгә иман итеп үлүчеләр бәхетле». «Әйе, – ди Рух, – алар үзләренең михнәтләреннән ял итсеннәр, чөнки аларның эшләре үзләре артыннан бара». Җир уңышы
14Шуннан соң мин менә нәрсә күрдем: ак болыт һәм болыт өстендә утыручы адәм углына охшаган Зат. Башында алтын таҗ һәм кулында үткен урак бар иде. 15Аллаһы йортыннан тагын бер фәрештә чыгып, болыт өстендә Утыручыга көчле тавыш белән: «Урагыңны алып ур: урак өсте җитте, җир уңышы өлгерде», – дип кычкырды. 16Шуннан соң, болытта Утыручы урагын җир өстенә ыргытты һәм уңыш урылды. 17Аннары күктәге Аллаһы йортыннан башка фәрештә чыкты. Аның да үткен урагы бар иде. 18Мәзбәхтән ут белән идарә итү хакимлеге булган тагын бер фәрештә чыкты. Ул көчле тавыш белән үткен урагы булган фәрештәгә: «Үзеңнең үткен урагыңны ал да җир өстендәге йөзем тәлгәшләрен җый, чөнки аның җимешләре өлгерде!» – дип кычкырды. 19Фәрештә үзенең урагын җиргә ыргытты һәм җирдәге йөземне җыеп, Аллаһының зур ачу изгеченә ташлады. 20Әлеге йөзем шәһәрдән читтә урнашкан изгечтә тапталды. Изгечтән ат йөгәненә кадәр җиткән, бер мең алты йөз стадия ▼▼ Бер мең алты йөз стадия – өч йөз чакрым чамасы. Бер стадия – 192 м.
озынлыкта кан акты.
Copyright information for
TatIBT15