‏ Revelation of John 15

Җиде бәла-казалы җиде фәрештә

1Шуннан соң мин күктә бөек һәм искиткеч башка галәмәтне – соңгы җиде бәла-казаны тотып торучы җиде фәрештәне күрдем. Ул бәла-казалар соңгылары иде, чөнки Аллаһының ярсуы шулар белән тәмамлана. 2Мин ут катыш пыяла диңгез сыман нәрсәне күрдем. Пыяла диңгез өстендә җанварны, аның сынын һәм исем санын җиңеп чыкканнар тора иде. Аларның кулларында Аллаһының арфалары бар иде. 3Алар Аллаһы колы Мусаның җырын һәм Бәрәннең җырын җырлыйлар иде:

«Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы!
Синең эшләрең бөек һәм искиткеч.
Халыкларның Патшасы,
Синең юлларың гадел һәм хакыйкый.
4Раббы! Синнән кем курыкмас,
исемеңне кем данламас?
Тик бер Син генә изге.
Бөтен халыклар килеп,
Синең алдыңда сәҗдә кылачаклар
Карагыз: «Зәбур», 85:9-10.
,
чөнки Синең гадел эшләрең ачылды».

5Моннан соң мин күрдем: менә күктә Аллаһы йорты – Шаһитлык чатыры ачылды. 6Аллаһы йортыннан җиде бәла-казасы булган җиде фәрештә чыкты. Алар чиста һәм ялтырап торган җитен кием кигәннәр, күкрәкләрен алтын пута белән буганнар иде. 7Дүрт җан иясенең берсе җиде фәрештәгә мәңге-мәңге яшәүче Аллаһының ярсуы белән тулы җиде алтын касә бирде. 8Аллаһы йорты Аллаһының даныннан һәм кодрәтеннән төтен белән тулды, һәм җиде фәрештәнең җиде бәла-казасы тәмамланмыйча, анда һичкем керә алмады.

Copyright information for TatIBT15