‏ Revelation of John 16

Аллаһының ярсуы тулы җиде касә

1Шуннан соң мин Аллаһы йортыннан җиде фәрештәгә «Барыгыз һәм җиргә Аллаһының җиде ярсу касәсен түгегез» дип сөйләүче көчле тавыш ишеттем.

2Беренче фәрештә китте һәм үзенең касәсен җир өстенә түкте. Җанвар тамгасы салдырылган һәм аның сынына табынган кешеләрдә чирканыч, яман җәрәхәтләр хасил булды.

3Икенче фәрештә үзенең касәсен диңгезгә түкте. Аның суы үләт канына охшап калды, һәм диңгездәге барлык җан ияләре үлде.

4Өченче фәрештә үзенең касәсен елгаларга, су чишмәләренә түкте, һәм аларның суы канга әверелде. 5Мин сулар фәрештәсенең әйтүен ишеттем:

«Хәзер Бар, Булган һәм Изге!
Син шулай хөкем итеп, гадел эшләдең.
6Бу кешеләр изгеләрнең, пәйгамбәрләрнең
канын койдылар,
һәм Син аларга кан эчәргә бирдең.
Алар моңа лаеклылар!»

7Мин мәзбәх ягыннан килгән тавыш ишеттем:

«Әйе, Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы!
Синең хөкемнәрең хакыйкый һәм гадел!»

8Дүртенче фәрештә үзенең касәсен кояш өстенә түкте һәм кояшка кешеләрне ут белән көйдерү кодрәте бирелде. 9Кешеләрне көчле эсселек көйдерде. Бу бәла-казалар белән идарә итү хакимлегенә ия Аллаһының исемен кешеләр хурладылар, әмма тәүбә итмәделәр һәм Аны данламадылар.

10Бишенче фәрештә үзенең касәсен җанвар тәхете өстенә түкте һәм аның патшалыгы караңгылыкка чумды. Кешеләр авыртудан телләрен тешләделәр, 11сызлануларыннан һәм җәрәхәтләреннән күк Алласын хурладылар, әмма кылган эшләреннән тәүбә итмәделәр.

12Алтынчы фәрештә үзенең касәсен бөек Фырат елгасына түкте. Көнчыгыштан килүче патшаларга юл әзер булсын өчен, аның суы кипте. 13Мин аждаһаның, җанварның һәм ялган пәйгамбәрнең авызларыннан бака сыман өч явыз рухның чыкканын күрдем. 14Бу явыз рухлар галәмәтләр күрсәтә алалар иде. Алар Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә бөтен җир патшаларын сугышка җыяр өчен китәләр.

15«Менә Мин карактай көтмәгәндә киләм: ялангач йөрмәс өчен һәм хурлыгын кешеләр күрмәсен дип уяу торучы, киемнәрен саклаучы кеше бәхетле!»

16Явыз рухлар патшаларны яһүд телендә «Һармагедун»
Һармагедун – Мегиддо тавын белдерә (карагыз: «IV Патшалар», 23:29; «Зәкәрия» 12:11).
дип аталган урынга җыйдылар.

17Җиденче фәрештә үзенең касәсен һавага түкте, һәм Аллаһы йортыннан, тәхеттән: «Тәмамланды!» – дигән көчле тавыш яңгырады. 18Яшен яшьнәде, дөмбердәгән тавышлар, күк күкрәүләр булды. Көчле итеп җир тетри башлады: җирдә кеше яши башлаганнан бирле мондый көчле, нык тетрәү булганы юк иде! 19Бөек шәһәр өч өлешкә бүленеп китте һәм халыкларның шәһәрләре җимерелде. Аллаһы бөек Бабилне искә төшереп, аңа Үзенең ярсулы ачу касәсеннән шәраб эчәргә бирде. 20Һәр утрау юкка чыкты, таулар күздән югалды. 21Күктән кешеләр өстенә зур-зур боз кантарлары
…зур-зур боз кантарлары… – Грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: талант авырлыгындагы бозлар; бер талант – 40 кг чамасы.
ява башлады. Бу бәла-каза ифрат та авыр булганга, кешеләр Аллаһыны хурладылар.

Copyright information for TatIBT15