‏ Revelation of John 17

Фахишә һәм җанвар

1Җиде касә тоткан фәрештәләрнең берсе килеп, миңа болай диде: «Кил монда. Мин сиңа күп суларда утыручы бөек фахишәнең хөкем җәзасын күрсәтермен
Карагыз: «Иремия», 51:13.
.
2Аның белән җир патшалары фәхешлек иттеләр, аның фәхешлек шәрабыннан җирдә яшәүчеләр исергәнче эчтеләр».

3Мине Рух биләп алган килеш, фәрештә чүлгә алып китте. Мин анда кызыл җанвар өстендә утыручы хатынны күрдем. Җанвар көфер исемнәр белән капланган, аның җиде башы һәм ун мөгезе бар иде. 4Хатын шәмәхә һәм кып-кызыл кием кигән, алтын, асылташлар һәм энҗе белән бизәлеп, кулына фәхешлегенең чирканыч нәрсәләре һәм шакшылыклары белән тулы алтын касә тоткан иде. 5Аның маңгаена серле мәгънәгә ия исем язылган: «Бөек Бабил – җир фахишәләренең һәм чирканыч нәрсәләрнең анасы». 6Мин хатынның изгеләр һәм Гайсә шаһитларының каныннан исергәнлеген күрдем. Аны күреп, мин бик нык гаҗәпләндем. 7Фәрештә миңа болай диде: «Син нигә гаҗәпләндең? Мин сиңа хатынның һәм аны йөртүче җиде башлы, ун мөгезле җанварның серен аңлатып бирәм. 8Син күргән җанвар бар иде, хәзер ул юк. Тик ул тиздән упкыннан чыгачак һәм һәлак ителәчәк. Дөнья яратылганнан бирле исемнәре Тормыш китабына язылмаган кешеләр җанварны күреп гаҗәпләнәчәкләр, чөнки ул бар иде, хәзер юк һәм янә булачак.

9Монда зирәк акыл кирәк. Җиде баш – хатын утырган җиде тау, шулай ук җиде патша. 10Ул патшаларның бишесе һәлак булды, берсе бар, башкасы әле килмәгән. Килгәч, ул озак булырга тиеш түгел. 11Ә булган һәм хәзер булмаган җанвар – сигезенче патша ул, шулай ук җиде патшаның берседер, һәм ул үзенең һәлакәтенә бара.

12Син күргән ун мөгез – ун патша ул. Алар патшалыкларын әле алмадылар. Әмма җанвар белән бергә, бер сәгатькә, патшалар дәрәҗәсендә хакимлек алачаклар
Карагыз: «Даниил», 7:23-24.
.
13Аларның ниятләре бер, алар җанварга үзләренең көчләрен һәм хакимлекләрен тапшырачаклар. 14Алар Бәрән белән сугышачаклар һәм Бәрән аларны җиңәчәк, чөнки Ул – хакимнәрнең Хакиме һәм патшаларның Патшасы
Карагыз: «Канун», 10:17; «Даниил», 2:47.
. Аның белән бергә булганнар исә чакырылганнар, сайланганнар һәм тугрылар».

15Фәрештә миңа тагын болай диде: «Син күргән фахишә утырган сулар исә – халыклар, төркемнәр, милләтләр һәм телләр. 16Син күргән ун мөгез һәм җанвар фахишәгә нәфрәтләнәчәк һәм аны бөлгенлеккә төшерәчәк, ялангач калдырачак, аның тәнен ашаячак һәм аны утта яндырачак. 17Аллаһы Үз ихтыярын үтәү теләген йөрәкләренә салган бит, шуңа күрә ун мөгез бердәм рәвештә патшалык итү хокукын җанварга бирә. Болар барысы Аллаһының сүзләре тормышка ашканчы булачак. 18Ә син күргән хатын – җир патшалары белән патшалык итүче бөек шәһәр ул».

Copyright information for TatIBT15