Revelation of John 19
Раббыны мактагыз
1Аннан соң мин күктән зур халык төркеменнән чыккандай көчле тавыш ишеттем: «Раббыны мактагыз! ▼▼ Раббыны мактагыз – яһүд телендә «Һалелуя».
Котылу, дан һәм кодрәт Аллабызныкы!
2Аның хөкемнәре хак һәм гадел:
җирне үзенең фәхешлеге белән бозыклыкка китергән
бөек фахишәне хөкем итте,
колларының каны өчен аңардан үч алды».
3Тагын шундый сүзләр ишетелде: «Раббыны мактагыз!
Фахишәнең януыннан чыккан төтен мәңге-мәңгегә күтәрелә».
4Шунда егерме дүрт өлкән һәм дүрт җан иясе йөзтүбән капланып: «Амин! Раббыны мактагыз!» –
дип, тәхеттә утыручы Аллаһыга сәҗдә кылдылар. 5Тәхеттән тавыш килде: «Барлык коллары,
Аңардан куркучылар, кечеләр һәм зурлар,
Аллабызны мактагыз!»
6Аннан соң мин зур халык төркеменә, шарлавыкка һәм көчле күк күкрәүгә охшаш тавыш ишеттем: «Раббыны мактагыз!
Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллабыз
патшалык итә башлады!
7Куаныйк һәм нык шатланыйк, Аны данлыйк!
Бәрәннең туе җитте, кәләше үзен әзерләде».
8Кәләшкә, кию өчен, ялтырап торган нәфис
ак җитен тукымадан чиста кием бирелде ▼
▼ Карагыз: «Ишагыйя», 61:10.
.Ак җитен – изге кешеләрнең тәкъва эшләре ул. 9Фәрештә миңа: «Язып куй: Бәрәннең туй мәҗлесенә чакырылганнар бәхетле», – диде. Аннары дәвам итте: «Болар – Аллаһының хак сүзләре». 10Шуннан соң мин, сәҗдә кылырга дип, аның аякларына егылдым, әмма ул миңа: «Кара аны, болай эшләмә! Мин – синең һәм Гайсәнең шаһитлыгына тугры ▼
▼ …Гайсәнең шаһитлыгына тугры… – Бу сүзләрне «Гайсә турында шаһитлык итүче» дип тә аңларга мөмкин.
имандашларыңның хезмәттәше. Аллаһыга сәҗдә кыл. Гайсәнең шаһитлыгы ▼▼ …Гайсәнең шаһитлыгы… – Бу сүзләрне «Гайсә турындагы шаһитлык» дип тә аңларга мөмкин.
пәйгамбәрләрне рухландыра бит», – дип әйтте. Ак ат өстендәге Җайдак
11Мин ачылган күкне күрдем. Менә ак ат, Җайдагы Тугры һәм Хакыйкый дип атала. Ул гадел хөкем итә һәм көрәш алып бара ▼▼ Карагыз: «Ишагыйя», 11:4-5.
. 12Күзләре ут ялкыныдай, башында күп таҗлары бар иде. Аңа Үзеннән башка һичкем белми торган исем язылган иде. 13Ул канга баткан кием кигән ▼▼ Карагыз: «Ишагыйя», 63:2-3.
һәм Аның исеме – Аллаһы Сүзе ▼▼ Карагыз: «Яхъя», 1:1.
. 14Артыннан ак атларга атланган һәм ак, чиста, нәфис җитен кием кигән күк гаскәрләре ияргән. 15Авызыннан, халыкларга сугар өчен, үткен кылыч чыгып тора ▼▼ Карагыз: «Ишагыйя», 49:2.
, Ул Үзе алар белән тимер таяк ярдәмендә хакимлек итәчәк. Ул Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының ярсулы ачу шәрабын изгечтә изә. 16Киемендә һәм ботында «Патшаларның Патшасы һәм хакимнәрнең Хакиме» дигән исем язылган. 17Аннан соң мин кояшта торучы бер фәрештәне күрдем. Ул, күк уртасыннан очучы бөтен кошларга мөрәҗәгать итеп, көчле тавыш белән кычкырды: «Килегез, Аллаһының бөек мәҗлесенә җыелыгыз! 18Патшаларның һәм гаскәр башлыкларының, көчлеләрнең, атларның һәм җайдакларының, бар кешеләрнең, иреклеләрнең һәм колларның, кечеләрнең һәм зурларның мәетен ашагыз». 19Шунда мин җанварны, җир патшалары һәм аларның гаскәрләрен атта Утыручыга һәм Аның гаскәренә каршы сугышырга җыелганнарын күрдем. 20Аннары җанвар һәм аның исеменнән галәмәтләр күрсәткән ялган пәйгамбәр кулга алындылар. Бу ялган пәйгамбәр җанвар тамгасын кабул иткәннәрне, аның сынына табынучыларны шул галәмәтләр ярдәмендә алдаган иде. Алар икесе дә янып торган күкертле күлгә тере килеш ыргытылды. 21Ә калганнары атта Утыручының авызыннан чыккан кылыч белән үтерелделәр, һәм барлык кошлар аларның мәетен ашап туйдылар.
Copyright information for
TatIBT15