Revelation of John 2
Эфестәге иман итүчеләр бердәмлегенә хат
1«Эфес бердәмлегенең фәрештәсенә яз: „Үзенең уң кулында җиде йолдыз Тотучы һәм җиде алтын шәмдәл арасында Йөрүче болай ди:2Эшләреңне, авыр хезмәтеңне, чыдамлылыгыңны һәм явызларга чыдап тора алмаганыңны беләм. Үзләрен рәсүл дип (ә алар рәсүл түгел) атаучыларны сынаганыңны һәм аларны ялганчылар дип тапканыңны беләм. 3Чыдамлыгың барлыгын, Минем исемем өчен күп нәрсәләр кичереп тә арымаганыңны беләм. 4Әмма сиңа каршы сүзем бар: син беренче мәхәббәтеңне калдырдың! 5Кайдан егылганыңны исеңә төшер һәм, тәүбә итеп, әүвәлге эшләреңә кайт. Югыйсә, тәүбә итмәсәң, яныңа килермен һәм шәмдәлеңне урыныннан кузгатырмын. 6Ләкин Никүләй тарафдарларының эшләренә нәфрәтләнеп дөрес эшлисең. Аларга Мин дә нәфрәтләнәм.
7Рухның бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен. Җиңүчегә Мин Аллаһы җәннәтендәге тереклек агачыннан җимеш ашарга насыйп итәм“».
Смурнадагы иман итүчеләр бердәмлегенә хат
8«Смурна бердәмлегенең фәрештәсенә яз: „Беренче һәм Соңгы, үлгән һәм терелеп Торган болай ди:9Хәсрәт чигүеңне һәм фәкыйрьлегеңне беләм, әмма син бай. Үзләрен яһүдиләр дип атаучыларның сине хурлауларын беләм. Алар яһүдиләр түгел, шайтан җыеныдыр. 10Алда сине көткән һичнәрсәдән курыкма. Кешеләреңне сынар өчен, арагыздан кайберләрегезне иблис зинданга утыртачак һәм ун көн буе сез хәсрәт чигәчәксез. Үлгәнче тугры бул, шунда сиңа тормыш таҗы бирәчәкмен.
11Рухның бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен. Җиңүче икенче үлемнән һичнинди зыян күрмәс“».
Пергәмдәге иман итүчеләр бердәмлегенә хат
12«Пергәм бердәмлегенең фәрештәсенә яз: „Ике ягы да үткен кылычы булган Зат болай ди:13Кайда яшәвеңне беләм: анда шайтан тәхете тора. Шулай булса да, Миңа булган иманыңны саклап тотасың. Сездә, шайтан яшәгән җирдә, тугры шаһитым Антипас үтерелгән вакытта да Миңа булган иманыңнан ваз кичмәдең. 14Әмма сиңа каршы берничә сүзем бар: арагызда Билгам тәгълиматын тотучылар бар. Ә ул, потларга корбан итеп китерелгән ризыкны ашасыннар һәм фәхешлеккә бирелсеннәр дип, Исраил халкын гөнаһка кертергә Бәлакны өйрәткән бит ▼
▼ Карагыз: «Саннар», 31:16.
. 15Шулай ук синдә Никүләй тарафдарларының тәгълиматын тотучылар бар. 16Инде хәзер тәүбә ит. Югыйсә, тиздән яныңа килермен һәм авызымнан чыгып торган кылыч белән аларга каршы көрәшермен.17Рухның бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен. Җиңүчегә серле манна ▼
▼ Манна – Аллаһы борынгы Исраил халкын Мисыр коллыгыннан чыгаргач, чүлдә туйдыру өчен күктән җибәргән ризык.
һәм ак таш бирермен. Ул ташта исә аны алучыдан башка һичкем белмәгән яңа исем язылган булыр“».Түәтәйрәдәге иман итүчеләр бердәмлегенә хат
18«Түәтәйрә бердәмлегенең фәрештәсенә яз: „Күзләре ут ялкыныдай, аяклары ялтырап торган бакырдай Аллаһы Углы болай ди:19Эшләреңне, мәхәббәтеңне, иманыңны, хезмәтеңне, чыдамлыгыңны беләм. Соңгы гамәлләреңнең беренчеләреннән яхшырак булуын да беләм. 20Әмма сиңа каршы сүзем бар: үзен пәйгамбәр дип атап, фәхешлеккә һәм потларга корбан ителгән ризыкны ашарга өйрәткән, колларымны юлдан яздырган Изебел исемле хатынга түзәсең. 21Тәүбә кылу өчен, Мин аңа вакыт бирдем, әмма ул үзенең фәхешлегеннән тәүбә итәргә теләми. 22Менә Мин аны каты авыру түшәгенә салачакмын. Ул хатын белән бергә фәхешлек итүчеләрне, аның юлыннан баш тартмасалар, зур кайгыга дучар итәчәкмен. 23Аның иярченнәрен үлемгә дучар итәрмен, шунда йөрәктәге уйларны, теләкләрне Сынаучы булуымны барча бердәмлекләр дә белер. Барыгызга да эшегезгә карап тиешлесен бирермен.
24Ләкин аның тәгълиматын тотмаган һәм шайтанның тирән серләрен белмәгән сезләргә, Түәтәйрәдәге башкаларга әйтәм: сезгә башка һичнәрсә йөкләмәм. 25Тик Мин килгәнгә кадәр үзегездә булганны тотып торыгыз. 26– 27– 28Үз Атамнан хакимлек алгандай, җиңүчегә һәм эшләремне ахырга тикле үтәүчегә халыклар белән хакимлек итәргә бирермен.
Ул алар белән тимер таяк ярдәмендә хакимлек итәр ▼
▼ …алар белән… хакимлек итәчәк… – Грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: «аларны көтәчәк», ягъни «аларга көтүче булачак». Шулай ук 12:5, 19:15 тә.
,чүлмәк ваткандай, чәлпәрәмә китерер ▼
▼ Карагыз: «Зәбур», 2:9.
.Мин аңа таң йолдызы бирермен. 29Рухның бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен“».
Copyright information for
TatIBT15