Revelation of John 20
Мең ел буе патшалык итү
1Шуннан соң мин күктән төшүче фәрештәне күрдем. Аның кулында упкын ачкычы һәм зур чылбыр бар иде. 2Ул аждаһаны – иблис һәм шайтан дигән борынгы еланны ▼▼ Карагыз: «Яратылыш», 3:1.
тотып алды һәм мең елга богаулады. 3Мең ел үткәнче, халыкларны алдамасын дип, аны упкынга ташлады, упкынны бикләп, мөһер сукты. Мең елдан соң, ул аз гына вакытка азат ителергә тиеш. 4Аннан соң мин тәхетләрне һәм анда утыручыларны күрдем. Аларга хөкем итү хокукы бирелгән иде. Гайсә хакында шаһитлык иткәннәре һәм Аллаһы сүзе өчен башлары киселгән, җанварга һәм аның сынына табынмаган, маңгайларына һәм кулларына тамга салдырмаган кешеләрнең җаннарын күрдем. Алар үледән терелеп тордылар һәм Мәсих белән мең ел буе патшалык иттеләр. 5Үлгәннәрнең калганнары исә мең ел үтмичә терелмәделәр. Бу – беренче терелү. 6Беренче терелүдә катнашучылар бәхетле һәм изге. Икенче үлем алар белән хакимлек итми инде, ләкин алар Аллаһының һәм Мәсихнең руханилары булачаклар, Мәсих белән бергә мең ел буе патшалык итәчәкләр. Иблисне хөкем итү
7Мең ел үткәч, иблис үзенең зинданыннан азат ителәчәк 8һәм җирнең бар якларындагы халыкларны, ягъни Гог һәм Магог халыкларын ▼▼ Карагыз: «Яхәзкыл», 38:2.
алдап, сугышка җыяр өчен чыгачак. Аларның саны диңгез комыдай күп булыр. 9Күрәм: алар җир киңлегенә чыктылар һәм Аллаһының изге кешеләре яшәгән станны, яраткан шәһәрне камап алдылар. Әмма күктән ут төшеп, аларны яндырып бетерде. 10Әлеге халыкларны алдаучы иблис җанвар белән ялган пәйгамбәрне ташлаган утлы һәм күкертле күлгә ыргытылды. Алар анда көне-төне һәм мәңге-мәңгегә газапланачаклар. Үлеләрнең хөкем ителүе
11Аннан соң мин зур ак тәхет һәм анда Утыручыны күрдем. Аның хозурыннан җир белән күк качты, һәм аларга урын табылмады. 12Тәхет каршында торучы үлгәннәрне – зурларны һәм кечеләрне күрдем. Китапларны ачтылар. Тормыш китабы дип аталган башка китапны да ачтылар. Китапларда язылганча, үлгәннәр үз эшләренә карата хөкем ителделәр. 13Диңгез үзендәге үлекләрне бирде. Үлем һәм үлеләр дөньясы да үзендәге үлекләрне бирделәр. Бу үлгән кешеләр һәркайсы үз эшләренә карата хөкем ителделәр. 14Үлем һәм үлеләр дөньясы утлы күлгә ыргытылдылар. Бу утлы күл – икенче үлем. 15Исеме Тормыш китабында табылмаган һәркем шул утлы күлгә ыргытылды.
Copyright information for
TatIBT15