Revelation of John 21
Яңа күк һәм яңа җир
1Шуннан соң мин яңа күкне һәм яңа җирне күрдем ▼▼ Карагыз: «Ишагыйя», 65:17; 66:22.
. Әүвәлге күк һәм әүвәлге җир юкка чыгып, диңгез дә юк иде инде. 2Мин Аллаһы яныннан, күктән төшеп килүче кияве өчен бизәнеп әзерләнгән кәләштәй изге шәһәр – яңа Иерусалимне күрдем. 3Тәхеттән килгән көчле тавышны ишеттем: «Менә Аллаһының кешеләр белән яшәү урыны. Ул кешеләр белән бергә яшәячәк. Алар Аның халкы булачак һәм Аллаһы Үзе алар белән булачак, Ул аларның Алласы булачак. 4Ул аларның һәрбер күз яшен сөртер. Үлем һәм кайгы, елау, авырту да башка булмаячак, чөнки әүвәлге үтеп китте» ▼▼ Карагыз: «Ишагыйя», 25:8; 35:10; 65:19.
. 5Тәхеттә Утыручы болай диде: «Менә Мин һәммә нәрсәне яңа итеп ясыйм». Аннары Ул миңа эндәшеп: «Яз, чөнки бу сүзләр ышанычлы һәм хак», – дип өстәде. 6Ул миңа тагын болай диде: «Гамәлгә ашты! Мин – Альфа һәм Омега, Башы һәм Ахыры. Сусаучыга Мин тереклек суы чишмәсеннән бушлай эчәргә бирәм ▼▼ Карагыз: «Ишагыйя», 55:1.
. 7Боларның барысы җиңүчегә насыйп булыр һәм Мин Алласы булырмын, ә ул Минем балам булыр. 8Әмма куркакларның, иманнан ваз кичкәннәрнең, әшәкеләрнең, кеше үтерүчеләрнең, фәхешлек кылучыларның, сихерчеләрнең, потка табынучыларның, барлык ялганчыларның өлеше ут һәм күкерт белән ялкынланып торган күлдәдер. Бу – икенче үлем». Яңа Иерусалим
9Яныма соңгы җиде бәла-каза белән тулы җиде касә тоткан җиде фәрештәнең берсе килеп: «Кил, мин сиңа кәләшне, Бәрәннең хатынын күрсәтәм», – диде. 10Мине Рух биләп алды һәм фәрештә мине зур һәм биек тауга күчерде. Ул миңа Аллаһыдан, күктән төшүче изге Иерусалим шәһәрен күрсәтте. 11Ул шәһәр Аллаһы даныннан балкып тора иде. Ялтыравы асылташ һәм бәллүрдәй чиста яшма балкышына охшаш. 12Дивары бик зур һәм биек, унике капкалы, капкалары янында унике фәрештә бар. Капкаларында Исраил халкының унике ыругының исемнәре язылган. 13Көнчыгыштан – өч капка, төньяктан – өч капка, көньяктан – өч капка һәм көнбатыштан – өч капка. 14Шәһәр диварының унике нигез ташы бар иде. Ул нигезләрдә Бәрәннең унике рәсүленең исемнәре язылган. 15Миңа сөйләүче фәрештәнең шәһәрне һәм капкаларын, диварын үлчәр өчен алтын үлчәү таягы бар иде. 16Шәһәр тигезьяклы дүртпочмак булып урнашкан: аның озынлыгы киңлегенә тигез иде. Фәрештә шәһәрне таяк белән үлчәде, ул унике мең стадия ▼▼ Унике мең стадия – ике мең өч йөз чакрым чамасы.
булды. Озынлыгы, киңлеге һәм биеклеге бертигез. 17Фәрештә диварын үлчәп чыкты. Дивар фәрештә кулланган кеше үлчәме буенча йөз кырык дүрт аршын ▼▼ Аршын – монда якынча 0,5 метр.
булды. 18Дивары яшмадан булып, шәһәр исә үтә күренмәле пыяладай саф алтыннан иде. 19Шәһәр диварының нигез ташлары төрле асылташлар белән бизәлгән: беренче нигезе – яшма, икенчесе – зәңгәр якут, өченчесе – халцедон, дүртенчесе – зөбәрҗәт, 20бишенчесе – оникс, алтынчысы – сердолик, җиденчесе – хризолит, сигезенчесе – берилл, тугызынчысы – топаз, унынчысы – хризопраз, унберенчесе – гиацинт, уникенчесе – аметист. 21Унике капка – унике энҗе, капкаларның һәрберсе бер энҗедән иде. Шәһәрнең төп урамы үтә күренмәле пыяладай саф алтыннан иде. 22Мин шәһәрдә Аллаһы йортын күрмәдем, чөнки бу шәһәрнең Аллаһы йорты – Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы Үзе һәм Бәрән. 23Шәһәр кояшның һәм айның яктыртуына мохтаҗ түгел, чөнки аны Аллаһының даны яктырта, яктырткычы исә – Бәрән ▼▼ Карагыз: «Ишагыйя», 60:19-20.
. 24Халыклар шул шәһәр яктылыгында йөриячәкләр, җир патшалары аңа үзләренең зиннәтләрен китерәчәкләр ▼▼ Карагыз: «Ишагыйя», 60:3.
. 25Көндез капкалары һичкайчан ябылмаячак, анда төн булмаячак. 26Бу шәһәргә халыкларның зиннәтләрен һәм кыйммәтле хәзинәләрен китерәчәкләр ▼▼ Карагыз: «Ишагыйя», 60:11.
. 27Шәһәргә һичбер шакшы әйбер, әшәкелек эшләүче һәм ялганчы кермәячәк, фәкать исемнәре Бәрәннең Тормыш китабында язылганнар гына керәчәк.
Copyright information for
TatIBT15