‏ Revelation of John 22

Тереклек суы елгасы

1Шуннан соң фәрештә миңа Аллаһының һәм Бәрәннең тәхетеннән чыккан, бәллүрдәй ялтырап торган тереклек суы елгасын күрсәтте
Карагыз: «Яхәзкыл», 47:1; «Зәкәрия», 14:8.
.
2Ул елга урамның уртасыннан ага. Елганың бу һәм теге як ярында унике тапкыр җимеш бирүче, һәр ай саен үз җимешен бирүче тереклек агачы бар. Агачның яфраклары халыкларны савыктыру өчен
Карагыз: «Яхәзкыл», 47:12.
.
3Шәһәрдә ләгънәтләнгән бер нәрсә дә булмаячак, анда Аллаһының һәм Бәрәннең тәхете торачак, коллары Аңа хезмәт итәчәкләр. 4Алар йөзен күрәчәкләр, һәм исеме аларның маңгайларында булачак. 5Анда инде төн булмаячак, аларның яктырткыч белән кояш яктылыгына мохтаҗлыклары булмаячак, аларга Раббы Аллаһы нур чәчәчәк. Алар мәңге-мәңгегә патшалык итәчәкләр
Карагыз: «Даниил», 7:18, 27.
.

6Аннары фәрештә миңа болай диде: «Бу сүзләр ышанычлы һәм хак. Пәйгамбәрләрне рухландыручы Раббы Аллаһы колларына, тиздән нәрсә булырга тиешлеген күрсәтү өчен, фәрештәсен җибәрде».

Хаким Гайсәнең килүе

7«Менә тиздән киләчәкмен! Бу китапның пәйгамбәрлек сүзләрен үтәүче бәхетле».

8Мин, Яхъя, боларны ишеттем һәм күрдем. Ишеткәч һәм күргәч, сәҗдә кылырга дип, боларны күрсәтүче фәрештәнең аякларына егылдым. 9Әмма ул миңа: «Кара аны, моны эшләмә! Мин синең, пәйгамбәр имандашларыңның һәм бу китап сүзләрен тотучыларның хезмәттәше. Аллаһыга табынып сәҗдә кыл», – дип әйтте.

10Янә ул миңа болай диде: «Бу китапның пәйгамбәрлек сүзләрен мөһер сугып яшермә
Карагыз: «Даниил», 12:4, 9.
, чөнки вакыт якын.
11Яман бәндә яманлык кылуда булсын, бозык кеше тагын да бозыклыкка батсын, тәкъва кеше исә – тәкъвалыкта һәм изге кеше изгелектә яшәвен дәвам итсен»
Карагыз: «Даниил», 12:10.
.

12«Менә тиздән киләчәкмен! Һәркемгә үз эшләренә карата бирер өчен, әҗерне Үзем белән алып киләм. 13Мин – Альфа һәм Омега, Беренче һәм Соңгы, Башы һәм Ахыры
Карагыз: «Ачылыш», 1:8, 17; 21:6.
.
14Киемнәрен юганнар бәхетле. Алар тормыш агачыннан тукланырга һәм шәһәргә капкалардан керергә хокуклы. 15Ә этләр, сихерчеләр, фәхешлек кылучылар, кеше үтерүчеләр, потка табынучылар, ялганны яратучы һәм эшләүче һәркем тышта калачак. 16Мин, Гайсә, фәрештәмне сезгә болар хакында бердәмлекләрдә шаһитлык итәргә дип җибәрдем. Мин – Давыт тамырыннан чыккан Сабак, аның Токымы, якты таң йолдызы
Карагыз: «Саннар», 24:17; «Даниил», 11:1, 10.
».

17Рух та, кәләш тә: «Кил!» – диләр. Һәм ишетүче дә: «Кил!» – дип әйтсен. Сусаучы килсен, теләгән кеше тереклек суын бушлай алсын
Карагыз: «Ишагыйя», 55:1.
.

18Бу пәйгамбәрлек китабының сүзләрен ишетүчене кисәтәм: әгәр берәрсе боларга өстәсә, Аллаһы ул кешегә бу китапта язылган бәла-казаларны өстәр. 19Әгәр кем дә булса бу пәйгамбәрлек китабы сүзләренең берәрсен алып ташласа, бу китапта язылган тереклек агачыннан һәм изге шәһәрдән Аллаһы ул кешенең өлешен төшереп калдырыр.

20Боларның һәммәсе турында шаһитлык Бирүче болай ди: «Әйе, тиздән киләчәкмен!»

Амин, Хаким Гайсә, кил!

21Хаким Гайсәнең мәрхәмәте барысы белән булсын!

Copyright information for TatIBT15