Revelation of John 4
Күктәге тәхет
1Шуннан соң күктә ачык ишек күрәм. Элек миңа сөйләгән быргыдай тавыш болай ди: «Монда мен. Мин сиңа моннан соң булырга тиеш хәлләрне күрсәтермен». 2Шул мизгелдә үк мине Рух биләп алды. Һәм менә күктә тәхетне һәм тәхеттә Утыручыны күрдем. 3Утыручы кыяфәте белән яшма һәм сердолик ташы сыман иде, тәхетне зөбәрҗәт төсендәге яктылык боҗрасы әйләндереп алган иде ▼▼ Карагыз: «Яхәзкыл», 1:26-28.
. 4Бу тәхет әйләнәсендә егерме дүрт тәхет тора, ул тәхетләрдә ак киемле, башларына алтын таҗ кигән егерме дүрт өлкән утыра иде. 5Тәхет ягыннан яшен яшьни, дөмбердәгән һәм күк күкрәгән тавышлар чыга иде. Ә тәхет алдында Аллаһының җиде рухы булган җиде чыраг янып тора иде. 6Тәхет каршында бәллүргә охшаш пыяла диңгез сыман нәрсә бар иде. Тәхетнең тирә-ягында дүрт җан иясе тора иде. Аларның аллары һәм артлары күп күзләр белән капланган. 7Беренче җан иясе арысланга, икенчесе үгез бозауга охшаган, өченчесенең йөзе кешенеке кебек, дүртенчесе исә очып баручы бөркет сыман иде. 8Һәрберсе алты канатлы, канатларының тышы һәм эче күзләр белән капланган бу дүрт җан иясе: «Изге, изге, изге,Булган, хәзер Бар һәм Булачак
Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы!» –
дип, көне-төне бертуктаусыз кабатлыйлар ▼
▼ Карагыз: «Ишагыйя», 6:2-3.
. 9Җан ияләре тәхеттә Утыручыга, мәңге-мәңге Яшәүчегә дан, хөрмәт һәм рәхмәт белдергән саен, 10егерме дүрт өлкән, тәхеттә Утыручы каршында йөзтүбән капланып, мәңге-мәңге Яшәүчегә сәҗдә кылалар һәм таҗларын тәхет алдына салып куялар да болай диләр: 11«Раббы Аллабыз!Син дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы,
чөнки һәммә нәрсәне Син яраттың,
барысы да ихтыярың белән булдырылды
һәм гамәлдә тора!»
Copyright information for
TatIBT15