Revelation of John 5
Җиде мөһер сугылган язма төргәге һәм Бәрән
1Шуннан соң мин тәхеттә Утыручының уң кулында эчке һәм тышкы ягына язылган, җиде мөһер белән мөһерләнгән язма төргәген күрдем. 2Тагын мин көчле тавыш белән: «Мөһерләрен кубарып, язма төргәген ачарга кем лаеклы?» – дип сораучы куәтле фәрештәне күрдем. 3Әмма күктә дә, җирдә дә, җир астында да язма төргәген ачарга һәм аңа карарга лаеклы һичкем булмады. 4Язма төргәген ачарга һәм аңа карарга лаеклы кеше табылмаганлыктан, мин бик нык еладым. 5Шунда өлкәннәрнең берсе миңа болай диде: «Елама. Әнә кара, Яһүдә нәселеннән булган Арыслан ▼▼ Карагыз: «Яратылыш», 49:9-10.
, Давыт тамырыннан чыккан Сабак ▼▼ Карагыз: «Ишагыйя», 11:1.
җиңеп чыкты. Язма төргәгенең җиде мөһерен кубарып, Ул ача ала». 6Шуннан соң мин тәхет янында дүрт җан иясе белән уратып алынган һәм өлкәннәр арасында торучы Бәрәнне күрдем. Ул суелган кебек иде. Аның җиде мөгезе һәм җиде күзе бар иде. Болар – Аллаһының бөтен җиргә җибәрелгән җиде рухы. 7Бәрән, килеп, тәхеттә Утыручының уң кулыннан язма төргәген алды. 8Язма төргәген алгач, дүрт җан иясе һәм егерме дүрт өлкән Аның алдында йөзтүбән капландылар. Аларның һәрберсендә арфа һәм хуш исле сумала, ягъни Аллаһы изгеләренең догалары тулы алтын касәләр бар иде. 9Алар яңа җыр җырладылар: «Син язма төргәген алырга,аның мөһерләрен кубарырга лаеклы,
чөнки корбан итеп суелдың,
Үзеңнең каның белән
һәр кабиләдән һәм телдән,
һәр халыктан һәм милләттән
Аллаһы өчен кешеләрне йолып алдың.
10Аларны, Аллабызга хезмәт итү өчен, патшалык һәм руханилар иттең ▼
▼ Карагыз: «Чыгыш», 19:6.
.Алар җирдә патшалык итәчәкләр».
11Шунда тәхет, җан ияләре һәм өлкәннәр әйләнәсендә күп фәрештәләрне күрдем, аларның тавышын ишеттем. Аларның саны йөзләрчә миллион һәм дистәләрчә меңнәр иде. 12Алар көчле тавыш белән: «Суелган Бәрән кодрәт,
байлык, тирән гакыл,
куәт, хөрмәт, дан
һәм мактауга лаектыр», –
дип әйтә иделәр. 13Күктә һәм җирдә, җир астында һәм диңгездә яратылганнарның барысының, анда булган һәммә нәрсәнең: «Тәхеттә Утыручыга
һәм Бәрәнгә мактау,
хөрмәт, дан һәм кодрәт мәңге-мәңгегә булсын», –
дип әйтүләрен ишеттем. 14Дүрт җан иясе: «Амин», – дип әйтә, өлкәннәр йөзтүбән капланып сәҗдә кыла иделәр.
Copyright information for
TatIBT15