‏ Revelation of John 6

Бәрәннең алты мөһерне кубаруы

1Аннары мин Бәрәннең мөһерләрнең берсен кубаруын күрдем, һәм җан ияләренең берсенең күк күкрәгәндәй тавыш белән: «Кил!» – дип әйтүен ишеттем. 2Менә мин ак ат күрдем. Ат өстендә кулына җәя тоткан җайдак утыра иде. Аңа таҗ бирелде. Ул җайдак, җиңүче булып, җиңү өчен юлга чыкты.

3Бәрән икенче мөһерне кубаргач, икенче җан иясенең: «Кил!» – дигәнен ишеттем. 4Шуннан соң уттай җирән башка ат чыкты. Аның җайдагына, кешеләр бер-берсен үтерсеннәр өчен, бар дөньяның тынычлыгын алырга вәкаләт бирелде. Аңа зур кылыч тоттырылды.

5Бәрән өченче мөһерне кубаргач, өченче җан иясенең: «Кил!» – дигәнен ишеттем. Менә мин кара ат күрдем, ә аның өстендәге җайдак үз кулына үлчәү тоткан иде. 6Җан ияләре арасыннан тавыш сыман аваз ишеттем: «Бер савыт бодай өчен – бер көнлек эш хакы, өч савыт арпа өчен – бер көнлек эш хакы
Бу пәйгамбәрлек буенча бер көнлек хезмәт хакы (грекча «динар») бер савыт (грекча «хойникс») бодайга яки өч савыт арпага гына җитә. Бер хойникс – 600 гр.
. Әмма зәйтүн маена һәм шәрабка зыян китермә!»

7Бәрән дүртенче мөһерне кубаргач, дүртенче җан иясенең: «Кил!» – дигән тавышын ишеттем. 8Менә аксыл төстәге атны күрдем. Өстендәге җайдакның исеме «Үлем», ә аның артыннан бөтен үлеләр дөньясы килә иде. Аларга җирнең дүрттән бер өлешендә кешеләрне кылыч, ачлык, үләт һәм кыргый хайваннар белән үтерү хокукы бирелде.

9Бәрән бишенче мөһерне кубаргач, мәзбәх астында Аллаһы сүзе өчен һәм шаһитлык биргәннәре өчен үтерелгәннәрнең җаннарын күрдем. 10Алар көчле тавыш белән: «Кайчанга кадәр Син, изге һәм хакыйкый Хөкемдар, җирдә яшәүчеләрне хөкем итмәссең һәм безнең каныбыз өчен үч алмассың?» – дип кычкырдылар. 11Аларның һәрберсенә ак кием бирелде. Алар кебек үк үтереләчәк хезмәттәшләренең һәм имандашларының саны тулганга тикле тагын бераз тынычланып торырга кушылды.

12Мин Бәрәннең алтынчы мөһерне кубаруын күрдем. Шунда көчле итеп җир тетрәде, кояш матәм киеме кебек каралды, ай кандай кызыл төскә керде. 13Инҗир агачының өлгермәгән җимешләре көчле җилдән коелгандай, күктәге йолдызлар җиргә атылды. 14Күк, язма төргәгедәй бөтерелеп, юкка чыкты. Барлык таулар һәм утраулар үз урыннарыннан кузгатылдылар
Карагыз: «Ишагыйя», 34:4.
.

15Җирнең патшалары, түрәләре, гаскәриләр башлыклары, байлары, куәтлеләре – барысы да: һәр кол, һәр ирекле кеше мәгарәләрдә һәм таулардагы таш кыялар арасында яшеренделәр. 16Алар болай диделәр: «Өстебезгә авып төшегез һәм безне тәхеттә Утыручының йөзеннән, Бәрәннең ачуыннан яшерегез! 17Аларның бөек ачу көне килде. Моңа каршы кем тора алсын?»

Copyright information for TatIBT15