‏ Revelation of John 7

Мөһер сугылган йөз кырык дүрт мең кеше

1Шуннан соң мин җирнең дүрт почмагында торучы дүрт фәрештәне күрдем. Алар, җиргә, диңгезгә һәм бер генә агачка да исмәсен дип, җирнең дүрт җилен тотып торалар иде. 2Мәңге тере Аллаһының мөһерен кулында тотып, көнчыгыштан күтәрелеп килүче башка фәрештәне күрдем. Ул җиргә һәм диңгезгә зыян китерергә вәкаләт бирелгән дүрт фәрештәгә көчле тавыш белән кычкырып эндәште: 3«Без Аллабыз колларының маңгайларына мөһер сукканчы, җиргә, диңгезгә һәм агачларга зыян китермәгез»
Карагыз: «Яхәзкыл», 9:4, 6.
.
4Мин мөһер сугылган кешеләрнең санын ишеттем. Исраил ыругларының барысы арасыннан бер йөз кырык дүрт мең кеше мөһерләнгән иде:

5Яһүдә ыругыннан унике мең кеше,
Рубин ыругыннан унике мең кеше,
Гәд ыругыннан унике мең кеше,
6Ашер ыругыннан унике мең кеше,
Нәптали ыругыннан унике мең кеше,
Менашше ыругыннан унике мең кеше,
7Шимун ыругыннан унике мең кеше,
Леви ыругыннан унике мең кеше,
Исәсхәр ыругыннан унике мең кеше,
8Зәбулун ыругыннан унике мең кеше,
Йосыф ыругыннан унике мең кеше,
Беньямин ыругыннан унике мең кеше мөһерләнде.

Ак киемле зур халык төркеме

9Шуннан соң, бихисап күп кешене күрдем. Аларны һичкем санап чыга алмас иде! Алар һәр милләттән вә кабиләдән, һәр халыктан вә төрле телләрдә сөйләшүчеләрдән иде. Ак киемле ул кешеләр, кулларына хөрмә ботаклары тотып, тәхет һәм Бәрән алдында басып торалар иде. 10Алар көчле тавыш белән:

«Котылу тәхеттә утыручы Аллабыздан
һәм Бәрәннән килә!» –

дип кычкырдылар.
11Тәхет тирәли, өлкәннәр һәм дүрт җан иясе тирәли баскан фәрештәләр тәхет алдында йөзтүбән капланып, Аллаһыга табынуларын әйттеләр:

12«Амин! Аллабызга мактау һәм дан,
тирән гакыл һәм рәхмәт,
хөрмәт, кодрәт һәм куәт мәңге-мәңгегә булсын! Амин».

13Шунда өлкәннәрнең берсе миннән: «Ак киемле кешеләр кемнәр алар һәм каян килгәннәр?» – дип сорады. 14Мин аңа: «Әфәндем, син беләсең», – дидем. Ул миңа болай диде: «Алар бөек афәт кичереп килгәннәр
Карагыз: «Даниил», 12:1.
. Киемнәрен Бәрәннең каны белән юып агартканнар.

15Шуңа күрә алар Аллаһы тәхете алдында торалар,
Йортында Аңа көне-төне хезмәт итәләр.
Тәхеттә Утыручы алар өстендә Үзенең саклап торучы чатырын корыр.
16Алар һичкайчан ачыкмаслар, һичкайчан сусамаслар.
Аларны кояш та, эсселек тә көйдермәс инде,
17чөнки тәхет уртасындагы Бәрән аларга Көтүче булыр,
аларны тереклек суы чишмәләренә алып барыр
Карагыз: «Зәбур», 22:1-3; «Ишагыйя», 49:10.
.
Аллаһы аларның һәрбер күз яшен сөртер».
Copyright information for TatIBT15