Revelation of John 8
Җиденче мөһер һәм алтын сумала-майлар көйрәтү савыты
1Бәрән җиденче мөһерне кубаргач, күктә чама белән ярты сәгатькә тынлык урнашты. 2Мин Аллаһы алдында басып торган җиде фәрештәне күрдем, аларга җиде быргы бирелде. 3Сумала-майлар көйрәтә торган алтын савыт тоткан бүтән фәрештә мәзбәх каршына килеп басты. Аңа, Аллаһының барлык изгеләренең догалары белән бергә кушып, тәхет алдында торган алтын мәзбәх өстенә кую өчен, күп хуш исле сумала-майлар бирелде. 4Аллаһы каршына фәрештә кулыннан изгеләрнең догалары белән бергә хуш исле сумала төтене күтәрелде. 5Фәрештә сумала-майлар көйрәтү савытын алды да, мәзбәхтәге ут белән тутырып, җиргә ташлады. Шунда күк күкрәүләр, дөмбердәгән тавышлар ишетелде, яшен яшьнәде, җир тетрәде.Җиде фәрештәнең җиде быргысы
6Җиде быргысы булган җиде фәрештә быргы кычкыртырга әзерләнде. 7Беренчесе быргысын кычкыртты: кан катнаш боз һәм ут хасил булды, һәм алар җиргә ыргытылды. Җирнең өчтән бер өлеше, агачларның өчтән бер өлеше һәм бөтен яшел үлән янып бетте. 8Икенче фәрештә быргысын кычкыртты: ут чәчеп торган зур тауга охшаулы нәрсәдер диңгезгә ыргытылды. Диңгезнең өчтән бер өлеше канга әверелде, 9диңгездә яшәүче җанварларның өчтән бер өлеше үлде, корабларның да өчтән бер өлеше һәлакәткә очрады. 10Өченче фәрештә быргысын кычкыртты: елгаларның өчтән бер өлешенә һәм чишмәләргә күктән, чырагтай янып, зур йолдыз төште. 11Ул йолдызның исеме – Әрем. Суларның өчтән бер өлеше әрем сыман әче булды. Бу әче судан кешеләрнең күбесе үлде. 12Дүртенче фәрештә быргысын кычкыртты: кояшның, айның, йолдызларның өчтән бер өлешенә зарар килде, шунлыктан аларның өчтән бер өлеше караңгылыкка чумды. Көн үзенең яктылыгының өчтән бер өлешен югалтты, шулай ук төн дә караңгыланды. 13Шунда мин күк уртасында очып барган бөркетне күрдем. Аның: «Калган өч фәрештә тиздән кычкыртачак быргы тавышы аркасында җирдә яшәүчеләргә кайгы, кайгы, кайгы!» – дип, көчле итеп кычкырганын ишеттем.
Copyright information for
TatIBT15