‏ Revelation of John 9

1Бишенче фәрештә быргысын кычкыртты. Мин күктән җиргә төшкән йолдызны күрдем. Аңа упкын
Упкын – шул чорда яшәүчеләр аңлавынча, явыз рухларны хөкем көненә кадәр ябып тоту урыны.
коесының ачкычы бирелде.
2Йолдыз упкын коесын ачып җибәрде. Гаять зур мичтән чыккандай, коедан төтен күтәрелеп, төтеннән кояш белән һава караңгыланды. 3Төтеннән җиргә саранчалар чыкты. Аларга җирдәге чаяннардай чагу сәләте бирелде 4һәм җирдәге үләнгә, төрле яшеллеккә, агачларга зыян китермәскә, фәкать маңгайлары Аллаһы мөһере белән мөһерләнмәгән кешеләргә генә зарар китерергә боерылды. 5Кешеләрне үтермәскә, бары тик биш ай буе аларны газапларга рөхсәт бирелде. Кешенең ул газаплары чаян чаккандагыга охшаш. 6Ул көннәрдә кешеләр үлем эзләрләр, ләкин аны тапмаслар. Үләргә теләрләр, әмма үлем алардан качар.

7Саранчалар исә кыяфәте белән сугышка әзерләнгән атларга охшаш иде. Аларның башларында алтын таҗдай нәрсә бар, ә йөзләре кешенеке сыман иде. 8Чәчләре хатын-кызныкы сыман, ә тешләре арысланныкы кебек. 9Өсләрендә тимер көбә сыман күкрәкчәләре бар, ә канатларының тавышы сугышка ыргып чапкан атлы сугыш арбаларыннан чыккан тавышны хәтерләтте. 10Чаянныкыдай койрыклары һәм чаккычлары бар иде, һәм кешеләрне биш ай буе газаплау көче шушы койрыкларда иде. 11Саранчаларның патшасы исә – упкын фәрештәсе. Аның исеме яһүд телендә «Абаддун», грек телендә «Аполлуон»
Абаддун, Аполлуон – «һәлак итүче» мәгънәсендә.
.

12Беренче кайгы үтте, менә аның артыннан тагын икесе килә!

13Алтынчы фәрештә быргысын кычкыртты, һәм мин Аллаһы алдында торучы алтын мәзбәхнең дүрт мөгезеннән килгән тавышны ишеттем. 14Ул быргысы булган алтынчы фәрештәгә: «Бөек Фырат елгасы янында бәйләп куелган дүрт фәрештәне азат ит», – диде. 15Кешеләрнең өчтән бер өлешен үтерер өчен, бу сәгатькә, көнгә, айга һәм елга әзерләп тоткан фәрештәләр азат ителделәр. 16Атлы гаскәрнең саны ике йөз миллион иде. Мин аларның санын ишеттем. 17Миңа иңгән күренештә атлар һәм җайдаклар мондый иде: җайдакларның күкрәкчәләре уттай кызыл, куе зәңгәр һәм күкерттәй саргылт иделәр. Атларның башлары арыслан башы сыман, авызларыннан исә ут, төтен һәм күкерт бөркелеп тора иде. 18Кешеләрнең өчтән бер өлеше шушы өч бәла-казадан: атларның авызыннан чыккан уттан, төтеннән һәм күкерттән үтерелде. 19Атларның көче авызларында һәм койрыкларында, койрыклары исә елан сыман һәм башлы иде. Шул башлары белән алар кешеләргә зыян китерәләр иде.

20Бу бәла-казадан үлми калган кешеләр исә кылган гамәлләреннән тәүбә итмәделәр. Алар җеннәргә һәм күрә, ишетә, йөри алмаган алтын, көмеш, бакыр, таш һәм агач потларга табынуларыннан ваз кичмәделәр. 21Бу кешеләр үзләренең үтерүләреннән, сихерләүләреннән, фәхешлекләреннән, урлашуларыннан тәүбә итмәделәр.

Copyright information for TatIBT15