‏ Ruth 2

1Биредә Нагомиянең мәрхүм иренә туган тиешле, чыгышы белән Әлимәлик нәселеннән булган Богаз исемле могтәбәр бер кеше яши иде.

2Бервакыт мәаби Рут Нагомиядән:

– Басуга барып, берәр мәрхәмәтле бәндә артыннан башак җыеп кайтырга ярыймы? – дип сорады.

Кайнанасы аңа:

– Бар, кызым, – диде.

3Рут, басуга чыгып, уракчылардан соң коелып калган башакларны җыярга тотынды. Басуның бу өлеше мәрхүм Әлимәлик нәселеннән булган Богазныкы иде.

4Бервакыт басуга Бәйт-Лехемнән Богаз үзе дә килде һәм уракчыларына:

– Раббы сезнең белән булсын! – дип, сәламен күндерде.

Уракчылары исә аңа:

– Раббы сине мөбарәк кылсын! – дип җавап кайтарды.

5Шунда Богаз уракчыларга күз-колак булырга тиешле хезмәтчесеннән:

– Бу яшь хатын кемнеке? – дип сорады.

6Хезмәтчесе аңа:

– Нагомия белән бергә Мәаб җиреннән кайткан мәаби хатын ул, – диде.
7– Уракчылардан соң көлтәләр арасында калган башакларны җыярга рөхсәт сораган иде. Иртәдән бирле башак җыя менә, чатырга керми дә диярлек.

8Богаз Рутка әйтте:

– Менә нәрсә, кызым, биредән китеп, башкалар басуыннан башак җыеп мәшәкатьләнмә, гел шушында, минем хезмәтче хатын-кызларым янында бул;
9алар кайсы басуда урсалар, алар артыннан җыеп йөр. Мин хезмәтчеләремә сине борчымаска боерырмын. Сусый калсаң, хезмәтчеләрем тутырган чүлмәкләрдән эчеп, сусыныңны басарсың, – диде.

10Бу сүзләрне ишеткәч, Рут, башын җиргә иеп, Богаздан сорады:

– Ни өчен син миңа карата шулай игелеклесең? Чит кеше булуымны белә торып, нигә мине шулай үз итәсең?

11– Иреңне җирләгәннән соң, кайнанаң өчен синең ни-нәрсәләр эшләвең, ата-анаңны, туган илеңне калдырып, моңарчы сиңа таныш булмаган халык арасына килеп керүең миңа бик яхшы мәгълүм, – дип җавап бирде Богаз. 12– Кылган игелегең өчен, Раббы сиңа яхшылык белән җавап кайтарсын! Раббының, Исраил Алласының шәфкать канаты астына сыенырга дип килгәнең өчен, Раббы сине Үзе бүләкләсен!

13– Игелегеңнән ташламасаң иде, әфәндем! – диде аның бу сүзләренә каршы Рут. – Мин колыңны тынычландырдың, хезмәтчеләрең дәрәҗәсенә дә лаек булмаган хатынны күңелгә хуш сүзләрең белән юаттың.

14Төш вакытында Богаз Рутка:

– Бире кил, ризыктан авыз ит, икмәгеңне шәраб серкәсенә манып аша, – диде.

Рут уракчылар янына килеп утырды, Богаз биргән кыздырган орлыкны ашый башлады; тамагы туйганнан соң да, әле аның ризыгы калды.
15 16Аннары ул, торып, тагын башак җыярга тотынды. Богаз үзенең хезмәтчеләренә:

– Көлтәләр арасында коелып калган башакларны да җыйсын, кыерсытмагыз аны, хәтта көлтәгездән дә учма-учма өлеш чыгарыгыз, җыйсын, сүз әйтмәгез аңа, – диде.

17Шул рәвешле, Рут кичкә хәтле басуда башак җыйды, аннары аны сугып җилгәрде. Бөтенесе бер эфа
Эфа – ашлык-ярма, он үлчәү берәмлеге, 22 л.
чамасы арпа чыкты.
18Шуннан соң ул шәһәргә кайтты һәм җыйган ашлыгын кайнанасына күрсәтте. Аннары төш вакытында үзеннән артып калган ризыкны кайнанасына сузды.

19Кайнанасы аңардан:

– Син бүген кайда эшләдең, арпаны кайдан җыйдың? – дип сорады. – Сиңа игелек күрсәткән кешегә Аллаһының рәхмәте яусын!

Рут аңа Богаз исемле кешенең басуында эшләгәнен әйтте.

20Шунда Нагомия үзенең килененә:

– Раббы аны фатихаласын! Ул тере бәндәләргә дә, үлеләргә дә мәрхәмәтле! Богаз – безнең якын кардәшебез, безгә туган тиешле кеше
Яһүдиләрдәге гадәт буенча, туганнар дөньялыкта бер-берсен кайгыртып яшәргә һәм мәрхүм кардәшләре алдында да үзләренең бурычларын онытмаска тиеш булганнар.
, – диде.

21Мәаби Рут аңа әйтте:

– Ул хәтта миңа: «Урак өсте беткәнче, минем хезмәтчеләрем янында бул», – диде.

22Нагомия:

– Аның хезмәтчеләре белән эшләвең бик әйбәт, кызым, – диде. – Башка басуда сиңа кыен булыр, рәнҗетүләре бар.

23Богазның хезмәтче хатын-кызлары арпа вә бодайны урып бетергәнче, Рут әнә шулай алар янында башак җыйды, яшәвен исә кайнанасы белән яшәде.

Copyright information for TatIBT15