Ruth 3
1Беркөнне кайнанасы Нагомия аңа: – Кызым, бәлки, сиңа яшәр өчен уңайлырак урын табарга, тормышыңны җайга салыргадыр? – диде. – 2Синең белән бергә эшләгән хезмәтче хатын-кызларның хуҗалары, безгә туган тиешле Богаз, бүген төнлә ындырда арпа җилгәрә. 3Син юын-төзәтен, хушбуй сөртен дә, кешелеккә дигән киемнәреңне киеп, ындыр табагына бар, әмма, Богаз ашап-эчкәнче, аның күзенә чалынма. 4Ул йокларга җыенгач, аның кай тирәгә ятканын чамалап кал да, йокыга китүенә, өстендәге җәймәсен ачып, аяк очына кереп ят. Аннары ни эшләргә икәнен ул сиңа үзе әйтер. 5Кайнанасына Рут: – Мин барысын да син кушканча эшләрмен, – диде. 6Шуннан ул ындыр табагына юнәлде һәм барысын да кайнанасы кушканча эшләде. 7Ашап-эчеп күңеле хушланганнан соң, Богаз эскерт төбенә барып йокларга ятты. Рут исә, акрын гына килеп, аның аяк очындагы җәймәсен күтәрде дә шунда кереп ятты. 8Төн уртасында Богаз сискәнеп уянып китте һәм аяк очында яткан хатынны абайлап алды. 9– Син кем? – дип сорады хатыннан Богаз. – Синең колың Рут, – дип җаваплады хатын. – Колыңны шәфкать канатың астына алсаңчы. Син миңа туган тиешле кеше бит. 10– Раббы сиңа фатихасын күндерсен, кызым! – диде Богаз. – Син үзеңә ни бай, ни ярлы яшь кияү эзләп китмәгәнсең – кылган гамәлләреңнең иң яхшысыдыр бу. 11Моннан ары, кызым, бернәрсәдән дә курыкма, теләкләреңнең һәммәсен дә үтәрмен, чөнки синең инсафлы хатын булуыңны бөтен шәһәр халкы белә. 12Сүзең хактыр: мин сиңа туган тиешлемен, әмма синең миннән дә якынрак тагын бер туганың бар. 13Бу төнгә биредә кал, ә иртәгә, әгәр ул туганың синең яклаучың булырга теләсә, бик яхшы, аның янына барырсың, әгәр инде теләмәсә, яклаучың мин булырмын – Раббы моңа Үзе шаһиттыр! Ә хәзер таңга кадәр шушында йокла. 14Шулай итеп, Рут бу төнне Богазның аяк очында йоклады, ә иртәгесен таң беленер-беленмәстә торып басты. Богаз: «Ындыр табагына хатын-кыз килгәнне берәү дә белмәсә иде», – дип уйлап, 15Рутка: – Алъяпкычыңны тотып тор, – диде дә Рутның алъяпкычына алты үлчәм ▼▼ …алты үлчәм… – 20 кг.
арпа салды, аннары шәһәргә кайтып китте. 16Ә Рут үзенең кайнанасы янына юл алды.– Йә, нәрсә, кызым? – дип сорады Нагомия аңардан. Рут аңа Богазның ниләр эшләвен сөйләп бирде 17һәм, әйткәннәренә өстәп, болай диде: – Менә бу алты үлчәм арпаны ул миңа: «Кайнанаң янына буш кул белән кайтма», – дип бирде. 18Кайнанасы аңа: – Кызым, эшнең нәрсә белән бетәсен сабыр гына көт, чөнки Богаз әйткән сүзен көнендә үтәмичә тынычлана алмый торган кеше, – диде.
Copyright information for
TatIBT15