‏ Ruth 4

1Ындырдан кайтуга, Богаз шәһәр капкасы төбенә чыгып утырды. Нәкъ шул вакытны аның турысыннан бая искә алган туганының үтеп баруын күрде.

– Бире килеп утыр әле, – дип чакырды аны Богаз.

Теге килеп утырды.

2Богаз, шәһәр өлкәннәреннән ун кешене чакырды да: «Бире узыгыз», – дип, янәшәдән урын күрсәтте. Өлкәннәр утырдылар. 3Шуннан Богаз, туганына карап, болай дип сүзен башлады:

– Мәаб якларыннан әйләнеп кайткан Нагомия безнең мәрхүм ир кардәшебез Әлимәлик милкендәге басуның бер өлешен сатарга уйлый.
4Сиңа шушы хәбәрне җиткерергә булдым. Биредә утыручылар һәм өлкәннәр алдында сиңа әйтәсе сүзем шул: басуны сатып алырга ризасыңмы? Әгәр риза икәнсең – ал, инде теләмисең икән – җавабыңны әйт. Миңа моны белеп тору кирәк, чөнки синнән башка басуны үзенә алырдай кеше юк; инде син баш тартсаң, миңа уйларга кала.

Богазның кардәше сатып алырга булды.
5Шуннан Богаз аңа:

– Нагомиянең басуын алган очракта, син аның киленен, тол хатын мәаби Рутны хатынлыкка алырга мәҗбүрсең – әлеге биләмә аның мәрхүм иренең гаиләсендә калырга тиеш, – диде.

6Богазның туганы исә бу сүзләргә каршы болай дип җавап кайтарды:

– Әлеге басу өчен йолым түләп, үз мөлкәтемә зыян китерер хәлем юк; шулай булгач, басуны син үзеңә ал.

7Әүвәле Исраил җирендә йолым түләү, алмашу кебек эшләрне раслау өчен, мондый гадәт булган: ике якның берсе, аяк киемен салып, икенчесенә биргән, һәм Исраилдә бу – таныклаучы дәлил саналган.

8Шунда теге туганы Богазга:

– Син сатып ал аны, – дип, аяк киемен салды да аңа тоттырды.

9Аннары Богаз, өлкәннәргә һәм җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп:

– Сез хәзер һәммәгез дә мәрхүм туганым Әлимәлик һәм аның угыллары Кильйон белән Махлон өлешен Нагомиядән кабул итеп алуымның шаһитлары булдыгыз.
10Шулай ук Махлонның тол хатыны мәаби Рутны да мин үземә хатынлыкка алам, чөнки әлеге биләмә аның мәрхүм иренең гаиләсендә калырга, аның исеме кардәшләре арасында һәм туган шәһәрендә эзсез югалмаска тиеш. Сез бүген шуның шаһитлары булдыгыз, – диде.

11 12Капка янындагы барча халык һәм өлкәннәр һәммәсе шунда:

– Барыбыз да шаһит! Раббы синең йортыңа аяк баскан хатынга да, Исраил йортын корган Рахилә белән Лиягә
Рахилә, Лия – Исраилнең нәселбашы булган Ягъкубның хатыннары.
биргән кебек, күркәм холык насыйп итсен; Эфратадагы мөлкәтең һаман арта торсын, Бәйт-Лехемдә исемең данга күмелсен, Ходай Тәгалә сиңа шушы яшь хатын карыныннан бирәсе балалар аркылы синең нәселең дә, Тамарның Яһүдәдән тапкан углы Перес нәселе сыман, көчле вә куәтле булсын! – дип теләк теләделәр.

13Богаз шуннан соң Рутны үз өенә алды, һәм ул аның хатыны булды. Богаз аның белән йоклады, һәм Раббының рәхмәте белән Рут авырга узды, вакыты җиткәч, угыл тапты. 14Килене бала тудырганнан соң, барча хатын-кыз Нагомиягә:

– Шөкер, Раббы сине оныксыз калдырмады! Исраил җирендә бу баланың исеме данга күмелсен!
15Картаймыш көнеңдә ул синең шатлыгың һәм туендыручың булыр, чөнки аны ихлас күңелдән сине яраткан, сиңа җиде углыңнан да артык кадер-хөрмәт күрсәткән киленең тапты! – дип әйтә торган булды.

16Нагомия, сабыйны кулына алып, күкрәгенә кысты, әнә шулай аның караучысы-багучысы булып китте.

17Күрше хатыннар: «Нагомиянең углы туды!» – дип әйтә иделәр һәм үзләре үк балага Обид дип исем куштылар. Обид – Ишайның, ә Ишай – Давытның атасы буладыр.

18Пересларның нәсел шәҗәрәсе менә шушы рәвешле: Перестан – Хесрон, 19Хесроннан – Рам, Рамнан – Амминадаб, 20Амминадабтан – Нахшон, Нахшоннан – Салмон, 21Салмоннан – Богаз, Богаздан – Обид, 22ә Обидтән Ишай туа; Ишайның углы исә – Давыт.

Copyright information for TatIBT15