‏ Ruth 1

1Исраил иле белән хөкемчеләр идарә иткән көннәрдә җиргә кытлык килде. Шул сәбәпле Яһүдә Бәйт-Лехеменнән бер кеше, хатыны белән ике углын ияртеп, яшәргә дип Мәаб җиренә күченеп китте. 2Әлеге кешенең исеме – Әлимәлик, хатыныныкы – Нагомия, ә угылларыныкы Махлон вә Кильйон иде; алар Яһүдә Бәйт-Лехемендә яшәүче Эфрат кабиләсеннән иделәр. Шулай итеп алар, Мәаб җиренә күченеп килеп, шунда яшәп калдылар. 3Бервакыт, Нагомиянең ире Әлимәлик вафат булып, Нагомия ике углы белән берьялгызы калды. 4Угыллары үзләренә хатынлыкка Мәаб кызларын алдылар; аларның берсе – Өрпә, икенчесе Рут исемле иде. Ун ел чамасы гомер кичергәч, 5Нагомиянең угыллары да үлеп китте; үзенең ирен, ике углын югалтканнан соң, ул бөтенләй ялгызы калды.

6 Раббының, Үз халкын кайгыртып, басуларда зур уңыш үстерүен ишеткәннән соң, Нагомия үзенең киленнәре белән бергә Мәаб җиреннән туган иленә кайтырга карар кылды. 7Яшәгән җирләреннән кузгалып, алар Яһүдә тарафына юл тоттылар. Кайтып барганда, 8Нагомия үзенең киленнәренә:

– Барыгыз, икегез дә әниләрегез йортына кире кайтыгыз. Раббы сезне рәхмәтеннән ташламасын, сез мәрхүм ирләрегезгә һәм миңа бик игелекле булдыгыз.
9Раббы кушып, сезнең һәр икегезгә, үз тиңегезне табып, тигез тормыш корырга язсын! – дип, киленнәрен үпте.

10Әмма алар, бу сүзләрне ишетеп:

– Юк, без синең белән халкың янына барабыз, – дип еларга тотындылар.

11Нагомия исә аларга:

– Балакайларым, үз өегезгә кайтыгыз, нигә сезгә минем белән барырга? Сезгә ир булырдай егетләр тудырасым юк бит инде минем.
12Барыгыз, кызларым, өегезгә кире кайтыгыз. Ир белән яшәргә соң инде миңа. Әгәр дә мин: «Алда әле өмет бар!» – дип әйтә калсам һәм, бүгенге төнне ир-ат белән уздырып, сезгә тәгаенләгән ир балалар тудырсам да, 13аларның үсеп буйга җитүләрен ничек көтеп тормак кирәк?! Юк, кызларым, бу мөмкин хәл түгел. Минем хәсрәтем сезнекеннән ачырак, чөнки миңа Раббы каргышы төште.

14Әлеге сүзләрдән соң киленнәре кабат кычкырып еларга тотындылар. Аннары Өрпә дигәне кайнанасын үпте дә хушлашып китеп барды. Рут исә, кайнанасына сарылып, аның янында калды.

15Нагомия Рутка:

– Әнә, килендәшең туган кавеменә, үз илаһларына әйләнеп кайтырга булды, син дә шулай эшлә, – диде.

16Әмма Рут аңа:

«Берьялгызыңны калдырып китәргә үгетләмә мине, – диде. –
Син кая барсаң, мин дә шунда барырмын,
кайда яшәсәң, шунда яшәрмен,
синең халкың – минем халкым,
синең Аллаң минем Аллам булыр!
17Вафатың кайда булса, мин дә шунда үләрмен,
мине дә шунда җирләрләр.
Раббы миңа нинди генә җәзалар җибәрсә дә,
мине синнән бары әҗәл генә аерыр».

18Нагомия, килененең үз дигәнендә нык торуын күреп, аны үгетләүдән туктады.

19Бәйт-Лехемгә килеп җиткәнче, алар шулай бергәләп юлларын дәвам иттеләр. Бәйт-Лехемгә аяк баскач, аларны күреп, бөтен шәһәр хәрәкәткә килде, һәммәсе бер-берсеннән: «Нагомияме соң бу?» – дип сораша башлады.

20Нагомия шәһәр халкына болай дип белдерде:

– Миңа Нагомия дип түгел, Мара дип дәшсәгез, дөресрәк булыр
Нагомия исеменең мәгънәсе: «ягымлы, күңелгә хуш». Мара исеменең мәгънәсе: «ачы, аянычлы, авыр язмышлы».
, чөнки Кодрәт иясе мине зур хәсрәткә салды.
21Мин моннан күпме мал-мөлкәт белән чыгып киткән идем, Раббы исә мине бирегә буш кул белән кайтарды. Раббы шуның кадәр хәсрәтләр җибәргәч, Кодрәт иясе бәхетсезлеккә дучар иткәч, ничек итеп миңа Нагомия дип дәшмәк кирәк?!

22Шул рәвешле, Нагомия үзенең килене – Мәаб җиреннән килгән мәаби Рут белән Бәйт-Лехемгә әйләнеп кайтты. Алар бирегә арпа урагына төшәр алдыннан кайтып җиттеләр.

Copyright information for TatIBT15