‏ Song of Solomon 1

Беренче җыр

1Сөләйман турындагы җырлар җыры.
Сөләйман турындагы җырлар җыры. – Яһүд телендә әлеге җөмлә «Сөләйманның җырлар җыры» дигәнне дә аңлатырга мөмкин. (Сөләйман – Исраил патшасы, Давыт патшаның углы.)

Мәгъшука
Мәгъшука, мәгъшук – сөйгән яр.
Иреннәре белән үпсен ул мине!
Синең иркә-назың шәрабтан дә татлырак.
2Тәннәреңнән хуш исләр аңкый,
исемең дә хушбуй кебек синең;
кызлар шуңа ярата сине.
3Күзең генә сирпе – без синең артыңнан чабарга әзер!
Патша мине үзенең сараена алып керде.
Син безнең өчен шатлык-сөенеч чыганагы,
синең назларыңны шәрабтан дә югарырак күккә чөеп мактарбыз –
яратуга лаек син!
4И Иерусалим кызлары!
Кыдар чатырларыдай каратут йөзле булсам да,
Сөләйманның чаршаулары сыман матур мин.
5Кара-тутлы булуыма исегез китмәсен –
кояш шулай каралтты мине.
Абыйларымның миңа ачулары килеп,
йөзем бакчаларын сакларга кизү итеп куйдылар,
ләкин үземнең баг-бостанымны саклап кала алмадым мин.
6Әйтче, сөеклем, кайда көтәсең син көтүеңне?
Төшкелектә кайда ял итәсең?
Нигә әле мин дусларыңның көтүләре янында, бөркәнчек бөркәнеп,
каңгырып йөрергә тиеш ди?!
Мәгъшук 7И кызыкай, гүзәлләрнең дә гүзәле!
Әгәр син моны белмисең икән,
куй көтүләре артыннан ияреп бар да
көтүче егетләр тирмәсе янында кәҗә бәтиләреңне утлатып йөр.
8 Фиргавен арбасына җигелгән байталга
охшаттым мин сине, мәгъшукам!
9Яңакларыңны асылма зиннәтләр бизәп тора,
муеныңда муенсалар.
10Көмештәй җемелдәп торган
алтын муенса эшләтербез сиңа, мәгъшукам!
Мәгъшука 11Патша үз өстәле янында шулай утырганда,
минем нард
Нард – Һиндстанда үсә торган үсемлек.
хуш исләр таратып торды.
12Мәгъшукым минем – мирра бәйләме кебек,
күкрәкләрем уртасында ята ул минем.
13Эн-Геди йөзем бакчаларындагы
бәйләм-бәйләм кына чәчәкләре кебек минем сөйгән егетем!
Мәгъшук 14Аһ, нинди гүзәл кыз син, гүзәлкәем, нинди гүзәлсең!
Күгәрченнекедәй синең күзләрең.
Мәгъшука 15Аһ, нинди гүзәл егет син, сөеклем, татлыдыр иркә-назларың!
Ятагыбыз безнең – хәтфә чирәм үлән;
16өебезнең түшәм-түбәсе – эрбет ябалдашлары,
диварлары – кипарислар.
Copyright information for TatIBT15