Song of Solomon 2
1Мин – Шаронның нәркис гөле,үзәннәрнең лалә чәчәге!
Мәгъшук 2Чәнечкеле куаклар арасында лалә чәчәге ничек матур,
кызлар арасында минем сөеклем дә шундый.
Мәгъшука 3Урман агачлары арасында алмагачлар ничек,
егетләр арасында минем сөеклем дә шундый.
Алмагачлар күләгәсендә утырып торырга яратам мин,
аның җимешләре шундый татлы.
4Шәрабханәсенә алып керде ул мине,
баш очымда җилфердәгән әләм – егетемнең мәхәббәте.
5Йөземле ризык белән,
алма белән сыйлап, көч-дәрман өстәгез миңа –
сөю утында янам мин.
6Мәгъшукымның сул беләге минем баш астында,
ә уң кулы мине иркәли.
7И Иерусалим кызлары!
Җәйраннар һәм кыр боланнары исеме белән
ялынып-ялварып сорыйм сездән:
үзе теләми торып хисләрен уятмагыз сөйгән кешенең,
борчымагыз аның йокысын!
Икенче җыр
Мәгъшука 8Ишетелә мәгъшукымның аяк тавышы!Әнә, таулар буйлатып чаба,
калкулыклар буйлап йөгерә ул миңа таба.
9Тау җәйранына һәм яшь боланга охшаган ул
минем сөйгәнем.
Әнә, безнең дивар артында басып тора ул,
тәрәзәгә күз төшерә,
рәшәткә аша күренеп-күренеп китә.
10Пышылдады миңа сөйгәнем:
«Кузгал, сөеклем минем,
гүзәлкәй генәм, каршыма чык!
11Менә, кыш та үтеп китте инде,
яңгырлары да үтте, туктады.
12Җирдә чәчәкләр күренде,
кошлар сайрар чак җитте.
Күк күгәрчен гөрли илебездә.
13Бөреләрен ачып, инҗир агачлары, йөзем куаклары
чәчәк атты, хуш ис таратты.
Кузгал, сөеклем минем,
гүзәлкәй генәм, каршыма чык!
14Кыяташлар каплап алган тарлавыктагы күгәрченем минем!
Йөзең ачып күрсәт миңа, тавышыңны ишеттер миңа,
чөнки тавышың назлы синең һәм дә йөзең ягымлыдыр».
Күмәк җыр 15Китерегез тотып йөзем бакчасын кимерүче төлкеләрне,
төлке балаларын,
чөнки шау чәчәктә безнең йөзем бакчалары.
Мәгъшука 16Минеке генә ул минем мәгъшукым,
мин дә аныкы гына.
Лалә чәчәкләре арасында көтү көтеп йөри ул.
17Сүрелгәнче көннең сулышы,
күләгәләр эреп беткәнче
әйләнеп кайт син, сөйгәнем минем, –
текә тауларның җәйраны кебек,
яшь боланы кебек җитез бул син!
Copyright information for
TatIBT15