‏ Song of Solomon 3

Өченче җыр

Мәгъшука 1Төне буе эзләдем мин ятагымда җан сөйгәнемне,
эзләдем, тик тапмадым мәгъшукымны.
2Торыйм әле, чыгыйм шәһәргә, урам һәм мәйданнарга,
эзлим җан сөйгәнемне.
Эзләдем мин аны, тик тапмадым мәгъшукымны.
3Шәһәр буйлап йөргән сакчыларга мин юлыктым:
«Очратмадыгызмы минем җан сөйгәнемне?»
4Алардан аерылып кына китеп баруым булды,
очраттым мин җан сөйгәнемне.
Кочаклап алдым да, әнкәм өенә кайтып җиткәнче,
эчке бүлмәләргә алып кергәнче,
кулларымнан җибәрмәдем мәгъшукымны.
5И Иерусалим кызлары!
Җәйраннар һәм кыр боланнары исеме белән
ялынып-ялварып сорыйм сездән:
үзе теләми торып хисләрен уятмагыз сөйгән кешенең,
борчымагыз аның йокысын!

Дүртенче җыр

Күмәк җыр 6Мирра һәм фимиам,
төрледән-төрле хуш исле майлар аңкытып,
чүл өстеннән күтәрелгән төтен баганасыдай кем килә ул?
…ул. – Биредә хатын-кыз турында сүз бара.

7Әнә Сөләйманның тәхет-түшәге:
алтмыш баһадир чолгап алган аны –
Исраилнең гаярь егетләре –
8сугыш осталары;
барысының кулларында кылыч,
билләрендәге бу кылычлар
төнге шомнан саклану өчен.
9Сөләйман патша эшләткән
ул тәхет-түшәк – Ливан агачыннан:
10аяклары – көмештән, арка ягы – алтыннан,
утыргычы – җете кызыл бәрхеттән!
Иерусалим кызлары аны нинди матур итеп бизәгән!
11И Сион кызлары!
Килегез дә карагыз таҗ кигән Сөләйман патшага:
никахында – иң бәхетле көнендә –
әнисе кидерде аңа бу таҗны!
Copyright information for TatIBT15