‏ Song of Solomon 4

Бишенче җыр

Мәгъшук 1Аһ, нинди гүзәл кыз син, гүзәлкәем, нинди гүзәл!
Челтәр аша төбәлгән күзләрең синең күгәрченнекедәй!
Чәчкәйләрең синең Гилыгад тавыннан төшеп килүче
кәҗә көтүен хәтерләтә;
2тешкәйләрең судан чыгып килүче,
йоны кыркылган ап-ак куйлар көтүен хәтерләтә:
һәрберсенә ияргәндер игезәк бәти,
бәтисезләре юктыр куйларның.
3Ал тасмадай иреннәрең,
уймактыр авызкаең.
Бит очларың, урталай ярылган анар алмасыдай,
челтәр аша алсуланып балкып торалар.
4Давытның калкан-сөңге элеп куя торган баганасы кеби
синең муенкаең,
мең калкан эленеп тора анда,
гаярь яугирләр
Яугир – сугышчы.
калканы.
5Ике күкрәгең ике җәйран бәтие кебектер,
кыргый лалә чәчәкләре арасында утлап йөргән
игезәк болан бәтие кебек.
6Сүрелгәнче көннең сулышы,
күләгәләр эреп беткәнче,
күтәрелим хушбуй тауның түбәсенә
һәм баш орыйм мирра калкулыкларына.
7Нинди гүзәлсең син, минем сөеклем,
бернинди тап юктыр синдә.
8Ливаныңны калдыр син, и кәләшем!
Ливаннан килеп җит син минем янга!
Амана түбәсеннән,
Сенир вә Хәрмун таулары түбәсеннән,
арысланнар өне вә капланнар оясыннан бирегә ашык!
9Йөрәгемне яулап алдың син, сеңлем минем
…сеңлем минем… – Борынга заманда Көнчыгышта сөйгән ярга шулай дип тә мөрәҗәгать иткәннәр.
, кәләшем;
бер күз сирпү белән яулап алдың йөрәгемне
муеныңдагы бер муенса нуры белән.
10Аһ, нинди татлы синең иркәләвең,
сеңлем минем, кәләшем минем.
Аһ, шәрабтан дә татлы синең назың,
тәнкәеңнең хуш исе барлык хушбуйлардан тәмлерәк.
11Кәрәзле бал тама синең авызыңнан, кәләшем,
бал вә сөт тәме телкәеңдә.
Киемеңә сеңгән гөлләр исе –
алар Ливанның хуш исләрен хәтерләтә.
12Сеңлем минем – йозактагы баг-бакча,
минем кәләшем – капкачы ябык кое, томаланган чишмә.
13Синең баг-бостаныңда янып торган анарлар,
татлы җиләк-җимешләр, кына гөлләр,
14нард һәм зәгъфраннар,
хуш исле камышлар һәм дарчин куаклары,
мирра һәм сабур тирә-якка тәмле исләр аңкытып утыра.
15Бакчаңны Ливанның саф-тере сулы кое
һәм чишмәләре сугара.
16Күтәрел, и көньяк җиле!
Син дә ис, и төньяк җиле!
Исеп шулай, баг-бостанымны хуш исләргә төрендер!
Мәгъшука Килсен мәгъшукым үзенең бакчасына,
үзе теләгән татлы җиләк-җимешләрдән авыз итсен.
Copyright information for TatIBT15