‏ Song of Solomon 5

Мәгъшук 1Килдем мин үз бакчама, сеңлем-кәләшем,
мирра белән хуш исле үләннәр җыйдым,
кәрәзле балдан авыз иттем,
сөтемне дә, шәрабымны да эчтем.
Күмәк җыр И дусларым, ашагыз!
Эчегез, гашыйклар, туйганчы эчегез!

Алтынчы җыр

Мәгъшука 2Йоклыймын мин,
әмма минем йөрәгем уяу.
Әнә, мәгъшукымның ишек шакыган тавышын ишетәм:
«Ач ишегеңне, сеңлем, сөеклем,
күгәрченем минем, аппагым!
Юкса, чәчләрем минем төнге чыкка чыланган,
чигә бөдрәләрем дымланган».
3Мин бит инде чишенгән,
киемнәремне хәзер ничекләр кире киим?
Аякларымны юганмын,
хәзер аны ничекләр тапландырыйм?
4Мәгъшукым миңа ишек ярыгыннан кулларын сузды –
бөтен тәнемне тетрәнү алды.
5Сөйгәнемне каршыларга дип, мин торып чыктым:
кулларымнан хуш исле мирра мае тамды,
бармакларымнан сеңеп калды йозак тоткасына.
6Ишекне ачкан гына идем –
сөеклем инде китеп барган!
Минем җаным урыныннан чыгып китәрдәй булды.
Мин аны эзләдем, ләкин таба алмадым;
мин аңа эндәштем, ләкин ул җавап бирмәде.
7Төнге шәһәр сакчылары мине тотып алдылар да
канга батырганчы кыйнап ташладылар,
өстемнән бөркәнчегемне алып киттеләр дивар сакчылары.
8И Иерусалим кызлары!
Мин ялынып-ялварып сорыйм сездән:
әгәр сез минем сөеклемне очратсагыз әйтегез:
«Сөю утында янам мин!»
Иерусалим кызлары 9И гүзәлләрнең гүзәле!
Нәрсәсе белән шулай матурлардан матуры соң ул синең сөйгәнең?
Нәрсәсе белән башка гашыйклардан чибәррәк соң ул?
Син нәрсә дип бездән шулкадәр ялынып-ялварып сорыйсың?
Мәгъшука 10Мәгъшукымның тәне ак-пакьтер,
йөзкәйләре – алсудыр;
ул – уннарча мең гашыйклар арасында бердәнбер.
11Башкайлары – саф алтыннан коелган,
дулкын-дулкын бөдрәләре козгынныкы кеби чем-кара;
12агымсуда йөзгән, сөттә гөр-гөр килеп коенган
күгәрченнәрне хәтерләтә күзкәйләре.
13Яңаклары – хуш исле чәчәк түтәле,
иреннәре – мирра исе аңкыткан лаләләр кеби.
14Кулкайларын, асылташлар тезеп, алтыннан ясаганнармыни;
күкрәк-эчкәйләрен, зәңгәр якутлар тезеп, фил сөягеннән уйганнармыни;
15аяклары – алтын тәлинкәләргә бастырган мәрмәр баганалардай;
буе-сыны Ливанның эрбет агачы кеби зифа-мәһабәт.
16Телләреннән аның бал тама,
һәр нәрсәсе гүзәл, ягымлы.
Менә кем ул минем мәгъшукым,
менә нинди ул минем җан дустым,
и Иерусалим кызлары!
Copyright information for TatIBT15